Бүген “Пушкин нон-стоп” республикакүләм акциясе кысаларында Җиңү паркында “Мин сезгә хәтирәләрдә очам” исемле Россиянең Пушкин көненә багышланган әдәби дайвинг узды. В. Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1нче мәктәбе каршындагы эшләп килүче җәйге мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр Александр Сергеевич Пушкин иҗаты белән танышты. Алар «Геройны таны» дигән викторина сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр. Балалар "Цепи-цепи" һәм "Море волнуется" уеннарында рәхәтләнеп катнашты. Балалар А. С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты белән рухланып, аның шигырьләрен яратып укыдылар. Чара ахырында катнашучылар рәхмәт хатлары, китап закладкалары һәм стикер-паркерлар белән бүләкләнде.

2023 елның 6 июне, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International