22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне без Ватаныбызның намусын, азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларның барысын да искә төшерәбез. Арча педагогика көллиятенең Низаметдинов И.Б. җитәкчелегендә эшләп килгән "Прометей" эзләү отряды ярдәмендә, һәр елны хәбәрсез югалган солдатларның туганнары, якыннары күмелгән урыннар турында хәбәр алалар. Бүген Үзәк китапханәдә “Поющие фотографии войны» проекты кысаларында «Хәтере барның – әйтере бар” исеме астында истәлек вахтасы узды. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган 17 сугышчының туганнарына хәбәр итү кәгазе тапшырылды. Сугышчыларның балалары һәм оныклары өчен бу бик дулкынландыргыч мизгел иде.

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International