Арча шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм аның тормыш иптәше Гөлнур Тәлгать кызы исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы булды. Кабул итүнең мәртәбәле кунаклары арасында гаилә тормышы юбилярлары, күп балалы ата-аналар, хезмәт династияләре вәкилләре, якташлары арасында хөрмәткә лаек гаилә парлары бар иде. Арча районы Күлтәс авылыннан Йосыповлар Рафаэль Рафик улы һәм Фәнзия Равил кызы гаиләсенә тантаналы шартларда «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале тапшырылды.
2023 елның 10 июле, дүшәмбе