Бүген Арча Үзәк мәчете каршында “Дини йола” үзәге төзелеше башланып китте. Аның нигезенә беренче таш салу чарасы мөхтәрәм кунакларыбыз - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында узды. Төзелеп килүче үзәктә дини юнәлештәге мөселман балалар бакчасы булыр дип планлаштырыла. Шулай ук, “Дини йола” үзәгендә мәрхүмнәрне соңгы юлга озату эшләре дә башкарылачак.

2023 елның 11 июле, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International