Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, башкарган эшләре белән барыбыз өчен дә үрнәк булырдай шәхесләребез бик күп. Бүген әлеге Шәрәфле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, хакимият бинасы каршындагы мәйданда тантаналы рәвештә мактау тактасы ачтык. Чарада республикадан мөхтәрәм кунаклар да катнашты.
2023 елның 12 сентябре, сишәмбе