«Туган ягым – яшел бишек» проекты кысаларында,Халык язучысы Гариф Ахуновның туган көне һәм якынлашып килүче Өлкәннәр декадасы уңаеннан Ахун чишмәсендә агач утырту өмәсе оештырылды. Казанбаш авылы, Арча шәһәре өлкәннәре һәм музей хезмәткәрләре бу чарада бик теләп катнаштылар. Хөрмәтле өлкәннәребез агач утырту барышында Гариф Ахунов турында кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Саваплы эш тәмамлангач, учакта пешкән пылау, самоварда кайнаган тәмле чәй белән сыйланып киләчәккә планнар кордылар. Изге эштә катнашучы һәркем канәгать калды. Агачларны изге теләк белән ихлас күңелдән утырттык. Алар һичшиксез үсеп китәчәк.

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International