"Мин Арча баласы" проекты Арча мәдәният йортында район балаларын һәм яшьләрен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенына җыйды. Уенда районның 29 мәктәбеннән 61 укучы катнашты. Чара проект гимны астында «Сөембикә» хореография коллективы башкаруында флешмоб белән башланды. Тантаналы ачылышта Мәгариф идарәсе житэкчесе тәрбия эше буенча урынбасары Ләйсән Ринат кызы Галимова катнашты һәм барлык катнашучыларны сәламләде, «Мин Арча баласы» проектының Арча районында балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә бик әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Уен нәтиҗәләре иң күп дөрес җаваплар буенча ясалды. 1 нче урынны "Тарихчылар" командасы алды, 2 нче урынны "Бәхетле балачак" һәм "Заман" командалары үзара бүлеште, 3 нче урынны "Дуслык"командасы алды.

2023 елның 31 октябре, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International