Казан педагогия көллиятендә Татарстан Республикасының Яңа ел алды Педагогик вакыйгасы узды. Казанда «Арктур» балаларга өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының финалы узды. Конкурс Татарстан Республикасында балаларга өстәмә белем бирү системасының уникальлеген саклау һәм камилләштерү, педагогларның статусын һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларының баланың шәхесен тәрбияләүдә, укытуда һәм иҗади үстерүдә ролен арттыру максатында үткәрелә. «Өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы Педагог» номинациясендә 30 катнашучыдан 6 өстәмә белем бирү педагогы финал этабына үтте. Арча Укучылар сарае педагогы Исмәгыйлев Надир Дамир улы финал этабында 3 урынны алды.

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International