Бүген Ташкичу авылында яшәүче Габделбар Абдуллович һәм Рауза Әхмәтхановна Абдуллиннар өчен көтелмәгән һәм күңелле сюрприз булып авыл мәдәният йортының сайлау участогында «Алтын туй» белән котлау булды. 1974 елның 15 мартыннан бирле Абдуллинар тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып йөргән кебек, Россиянең киләчәген сайларга да бергә килде алар. Юбилярлар законны бозмыйча аерым тавыш бирделәр. «Алтын» юбилярларны Арча районы Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Р.Х. җылы котлап, район башлыгы И.Г.Нуриевнын котлау адресын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

2024 елның 17 марты, якшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International