Арчада «Ял-Юл» исеме астында гаилә сәяхәте оештырылды. Маршрут туган ягыбызның гүзәл почмаклары буенча төзелгән иде, төгәлрәге - Курсави чишмәсеннән Мөрәле авылына кадәр. Бу ике көн эчендә "ЯЛ-ЮЛ" гаилә сәфәре катнашучылары Арча ягы тарихы, язучы Мөһәммәт Мәһдиевның музее белән танышты, каберен зиярат кылды. 14 чакрымга сузылган маршрут үз эченә туристик каршылыклар үтүне, биремнәр үтәүне алган иде. Гаиләләр үзләренең хис-кичерешләре белән маршрут көндәлекләрендә бүлеште. Табигать кочагында төшке аш ашау катнашучыларга бигрәк тә хуш килде. Көн азагына оештыручылар тарафыннан бирелгән кирәк-яраклар белән гаиләләр тору урыннарын корды, ашарга әзерләде. Шул рәвешле "ЯЛ-ЮЛ" лагере төзелде. Кичке якта кызыклы уеннар, күңел ачулар оештырылды. Һәр гаилә бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнде. Чара ахырында катнашучылар "ЯЛ-ЮЛ" гимнына флешмоб башкарды.

2024 елның 30 июне, якшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International