«Наласа гомуми үсеш бирү төрендәге «Балачак» балалар бакчасында эшләүче тәрбиячебез, берничә әни белән мастер класс уздырды. Мастер класста ташландык материаллардан, ягъни төсле пакетлардан гөл ясау ысулын өйрәтте. Төсле пакетлардан төрле зурлыктагы, төрле формадагы, төрле төстәге чәчәкләр ясарга була. Күңел җылысы биреп ясаган гөлләребезне якын кешеләребезгә бүләк итеп,төрле бүлмәләрне бизәр өчен кулланырга мөмкин.