Югары Бирәзә авыл китапханәсендә китап укучылар белән «Без-табигать дуслары» исемле экологик викторина үткәрелде. Әлеге чара вакытында табигатьне саклау, яклау турында шигырьләр укылды,тылсымлы тартмадан сорауларга җавап табылды. «Табигать һәм кеше» исемле китап күргәзмәсе аша балалар, без табигатьнең, үзебез сулый торган һаваның кечкенә ярдәмчеләре, дигән нәтиҗә ясадылар.