28 гыйнвар көнне Арча районы С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге укучылар һәм укытучыларның “Бәхет биргән туган җирем” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең беренче этабына 105 эш килде. Конференциядә Пермь өлкәсе Барда районы, Мари Иле республикасы, Арча, Балтач, Биектау, Әтнә, Кукмара районнары, Казан укытучылары һәм укучылары катнашты.