– Су сибеп үстергән үсемлекләрнең егермедән, яңгыр суы белән үскәннәрнең уннан бер өлеше фәкыйрьләр хакы, аны гошер сәдакасы итеп бирү тиеш, – ди Арча районы һәм Арча шәһәре имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.
Велосипед узышы үзәк мәчет яныннан башланып китте. Беренче чиратта анда Арча районы һәм Арча шәһәре имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин вәгазь укыды.
– Ислам – мәрхәмәтлек дине. Экстремизм белән ислам арасында бернинди уртаклык юк. Экстремизм ислам динендә чагылыш тапмый, – диде ул үзенең чыгышында.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларына туңга сөрүне тәүлек буе режимында оештырырга икрәк. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров сөйләде.
Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданда ашлык җыелды. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык 30 центнер тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров әйтте.
“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РӘисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы бик көтеп ала, бигрәк тә өлкәнрәк буын кешеләр, аның социаль әһәмияте бик зур.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбе кысаларында Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл узды. Очрашу барышында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге яшь белгечләр өчен үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Яңгырлар көнлек норманы үтәп тора, синоптиклар юеш кар да вәгъдә итәләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин белән “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре басуларын әйләнеп кайтканчы да берничә тапкыр яңгыр явып үтте.
Әнвәр абыйны күптәннән беләм, мин редакциядә эшли башлаганда (1973 ел) ул Мичурин исемендәге колхозда партия оешмасы секретаре иде. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы баш инженер булып эшләде.