ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2021 ел
җомга

Ландыш Фазлеева – Шурабаш кызы. Урта мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт аграр университетының механика факультетына укырга керә.

Ут белән балалар шуклыгы еш кына янгын чыгуга сәбәп була.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый янгыннар балаларның ут белән сак эш итә белмәү, өлкәннәр ягыннан аларның үз-үзләрен тотышын тиешенчә контрольдә тотмау, ә кайбер очракларда ата-аналарның үз балаларының ялын оештыра белмәү аркасында килеп чыга.

Совет чорында еш яңгыраган әлеге җыр юллары басуда каргалар күргән саен искә төшә.

Дөрес, бүген инде басуларда карга куып йөрүчеләр юк. Без малай чакта бар иде алар.

2020 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсендә Мастрюков күлләрендә Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы (алга таба – Форум) узачак. 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган Россия гражданнары катнаша ала.

 Форум 2000гә якын кешене кабул итүне планлаштыра.

Катнашучылар 7 төрле белем сменасының берсен сайлап алачак:  «Добролайф» «Яшәү урыны», «Минем бизнес», «Фән һәм технологияләр», «Киләчәк белән идарә ит», «ArtВолга» студентлар язы мәктәбе, «Практика» лабораториясе сменасы.


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Начарга юрыйсы килми, әмма май аенда 30 градустан арткан эсселәр шиккә төшерә: 2010 елгы корылык кабатланмасмы?

Хәзер берничә кеше очрашса (туганнар, дуслар, хезмәттәшләр) –  коронавирустан вакцина ясату турында сөйләшми калмыйлар. Берәүләр каршы, икенчеләр вакцина яклы.

Арча районы прокуратурасы бер хатын-кызның гаризасы буенча тикшерү үткәрде.

11 май көнне Казанның 175нче гимназиясендә булган коточкыч хәл бөтен кешене тетрәндерде.


14
май, 2021 ел
җомга

17.05.2021 - 29.05.2021 кадәр Арча, Биектау районнарында "Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге" талпан энцефалитын профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә. Барлык сораулар буенча 8-84366-3-18-30 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Районда мобиль бригадалар авылларга чыгуын дәвам итә.

Наласа фельдшер-акушерлык пунктына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Машинадан район үзәк хастаханәсенең табиб-эндокринологы Индира Урманова һәм участок шәфкать туташы Миләүшә Даутова төштеләр.

Бригада авыл халкына коронавирустан вакцина ясарга килде. Алар белән без дә бардык.

Без килгәндә вакцина ясатырга көтеп утыралар иде инде. Наласа фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче шәфкать туташы Равия Зарипова һәм Урта Аты фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы Надия Йосыпова барысын да оештырып куйганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International