ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ә Сез кышкы каникулларны ничек үткәрәсез? Без исә, стадионга кызыклы уеннар уйнарга бардык. Һәр көн балалар бакчалары коллективлары, балалар өчен бик кызыклы кышкы уеннар үткәрәләр. Менә бүген дә, Арчаның 10 һәм 11 балалар бакчалары, әкият геройлары белән берлектә, чана, чаңгы, тимераяк, качыш, хоккей һәм башка бик күп төрле конкурслар һәм ярышлар үткәрделәр. Салкын һава торышы да, үз чиратында, бар кешегә гел хәрәкәттә булырга өндәп торды. 

2017 ел шугалакка йөрергә яратучылар өчен, өр яңа чара белән башланып китте. Соңгы арада яшьләр арасында интеллектуаль "Акыл-батл" уены белән танылган ТатАрча кичләр проекты барыбызныда "Арча-арена" боз сараена чакыра. 3 Гыйнвар көнне биредә "Шуабыз" акциясе старт алды. Акциянең асылы - Яңа ел маскарады. Теләгән хәркем, төрле маскалар киеп, яисә тулаем берәр персонаж булып киенеп тимераякта йөри ала. "Шуабыз" акциясен татар радиосы ди-джее, якташыбыз Рамиль Шарафиев алып барды. Күмәк шуу Татар радиосының соңгы популяр хитлары астында барды. Рамиль, Арча стадионында барган ТатАрча кыш бабайда кунакта бәйрәменә билетлар уйнатты. Акция, бөтен дөньяга танылган, "Маникен Челлендж" флешмобы белән төгәлләнде! Тулырак мәгълүмат инстаграм челтәренең @odms_arsk аккаунтында. Килегез, бергәләп "Шуабыз" !!!

2нче январь көнне Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни-спорт үзәгендә мәктәп  укучылары арасында шашка  буенча шәхси һәм команда  беренчелегенә район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде: 1-2 нче сыйныфлар, 3-4 нче сыйныфлар, 5-7 нче сыйныфлар һәм 8-11 нче сыйныф укучылары арасында. Ярышның җиңүчеләре “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International