Катнашучылар түбәндәге сынау төрләрен уздылар: спорт снарядын ераклыкка ыргыту; 100 м, 2000-3000 метрга йөгерү, урыннан ике аяктан этенеп, озынлыкка сикерү, 16 килограммлы гер күтәрү һ.б.
2022 елда абитуриентлар ГТО алтын билгесе өчен генә түгел, көмеш һәм бронза билгесе өчен дә БДИга өстәмә балл ала алачаклар. Үз яшь төркемендә нормативлар тапшырган өчен мәктәпнең соңгы елында алынган урын исәпкә алыначак.
«ГТО уеннары» — команда ярышлары. Команда ярышлары өчен «ГТО уеннары» маршруты түбәндәге төрләрдән торды:
- урыннан ике аяк белән этенепп озынлыкка сикерү;
- идәндә яткан килеш кулларны бөкләү һәм турайту;
- аркада яткан җирдән күтәрелү.14 команда катнашты.