Арчадан Венера Моисеева Парижга барып, Pitz Paris отелендә үткән модалар күрсәтү чарасында үзенең “алтын” күлмәге белән танылды
Шушы көннәрдә без тегүче яшь ханым белән аның никах, туй, кичке, кечкенә принцессалар өчен күлмәкләр тегү салонында очраштык.
Венера үзе 1985 елда Чаллыда күп балалы (дүрт бала, дүртесе дә кызлар, Венера Юлия белән игезәкләр) гаиләдә туган. Алты яшендә электр тегү машинасына утырган инде ул.
– Әнием Римма ательеда тегүче иде. Әбием дә тегүче булган. Заманында авыл саен йөреп теккән. Бер авылга тукталып эше беткәч, икенчесенә киткән. Аннан тагын юлын дәвам иткән. Ә мине әнием курчаклар, аларга күлмәкләр, пальтолар тегәргә өйрәтте. Өйдә без кызлар үзара мода күрсәтү дә оештыра идек, – диде Венера. – 1996 елда без Арчага кайттык. Әнинең әти-әнисе монда яши иде. Башлангыч сыйныфларда укыганда үземә күлмәкләр, кофталар тегеп кия башладым. Хезмәт дәресләрендә бишлегә генә укыдым. Тугызынчы сыйныфтан соң әнинең мине педагогика көллиятенә бирәсе килгән иде. Әмма мин Үрнәк агросәнәгать һөнәр көллиятенең Арчадагы 120нче филиалын сайладым. Ул елларда анда тегүчелеккә дә өйрәтәләр иде. Өч ел укыганнан соң югары белем алырга булдым. Игезәк сыңарым белән без спорт белән бик каты шөгыльләнә идек. Армреслинг буенча ярышларга йөреп, призлы урыннар да яуладым. Шуңа педагогия институтының физкультура факультетына керергә уйладым.
Арчадан Диләрә Гаптелбәрова “Нечкәбил” ана булу һәм гаилә матурлыгы республика бәйгесенең зона этабында җиңү яулап финалга үтте
2010 елда шушы ук бәйгедә ун иң яхшы финалист арасына кергән була инде ул. Әмма йөккә узуын белгәч, анда катнашудан баш тарта. Һәм менә 13 елдан соң язмыш аңа икенче мөмкинлек бирә.
– Мәгариф идарәсе җитәкчесе әйткәч, каршы килә алмадым. Гаиләм дә ярдәм итәргә булды. Гомумән, безнең иҗади гаилә, – диде Диләрә Мәгъсүмовна. – Зона ярышында сигез катнашучы иде. Шулар арасыннан безгә өстенлек биргәннәр.
Диләрә Гаптелбәрова Казан кызы. Әнисе баш хисапчы булып эшләгән, әтисе ДОСААФта инструктор, аннан газпромда. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Апасы Казан мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы. Менә шундый интеллигентлар гаиләсендә тәрбияләнә кыз. Диләрә кечкенәдән музыка мәктәбендә шөгыльләнә, спорт мәктәбенә йөри. Өметле яшь гимнастканы цирк мәктәбенә дә чакыралар, тик әнисенең йөртергә мөмкинлеге булмый.
Арчада бу уку елында 500 балага исәпләнгән Габденнасыйр Курсави исемендәге күппрофильле лицей үзенең ишекләрен ачачак
Директоры Максим Ильясов белән “Мәгариф” милли проекты буенча төзелгән һәм икенче сменада укуны бетерүне күз алдында тоткан әлеге лицейга барып, аның һәр почмагын кызыксынып карап чыктык.
Арчабашта ул. Күпербашка илтүче юлдан асфальт юл нәкъ шул лицейга алып керә. Шәһәр үзәгеннән читтәрәк, әмма Күпербаш авылында, Шәрыкъ бистәсендә яшәүчеләр өчен бер дигән уңайлык. Ә Арчабаштан ерактарак яшәүчеләр өчен автобус йөреп торачак. Зур урамнан гимназия, шәһәр үзәге, хастаханә турысында тукталып, автотранспорт предприятиесе янынан китеп, педагогика көллияте һәм мәгариф идарәсе тирәсеннән үтеп балаларны мәктәпкә алып киләчәк. Маршрут автобусына утырып килгәннәр өчен шул турыда гына тукталыш павильоны бар.
Район газетасына язылучылар арасында ун бройлер чеби уйнатылган иде. Аны Апаздан Рәйфә Сабирҗанова отты
Узган атнада “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин аны үзе илтеп тапшырды.
2023 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына язылу башлану алдыннан без тугры булган укучыларыбызны сөендерергә уйладык һәм үзенчәлекле бүләк әзерләдек. “Бариев Р.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан бер айлык ун бройлер чеби уйнаттык. Шартлар буенча җиңүче берәү генә булырга тиеш, аны оту өчен алты айга район газетасына язылып, квитанцияләрне 7 июльгә кадәр WhatsApp яки электрон почта аша редакциягә юлларга кирәк иде.
Питрәч урманы ул көнне гөрләп торды. Җыр-бию тынмады, уеннар, ярышлар алышынды, рәхмәт хатлары ияләрен тапты
Узган җомгада Питрәчтә журналистлар Сабантуе булды. Быел ул икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел Сабада булган иде.
Журналистлар Сабантуе, дигәч, күңелләр күтәрелеп куя. Чөнки сабантуйны алар күрә алмый. Алар өчен ул бәйрәм түгел, эш. Мин үзем, мәсәлән, ел да сәнгать, спорт, уеннарга кагылышлы өлеше турында язам. Уйлап карасаң, сабантуй көрәш, ат чабышыннан кала шуннан гына тора да. Көннәр буе мәйдан тирәли йөреп, үземә материал туплап, кичкә көчкә әлсерәп бетеп өйгә кайтып егылам. Кая анда сабантуйның башка урыннарын карау. Күзгә берни күренми башлый.
Ә бу язганнар миңа гына түгел, бөтен журналистларга да кагыла. Минем белән барысы да килешерләр, дип уйлыйм.
Бу хуҗалыкта өйрәнерлек, үрнәк алырлык яңалыклар, технологияләр кулланып эшлиләр
Районда “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте оешканга киләсе елда 20 ел тула.
Быел язгы чакырылышта 82 егет армия сафларына хезмәт итәргә китте. Шуларның 68е Арча районыннан
Узган атна ахырында чираттагы 22 егетне ерак юлга озаттык. 15е Арча районыннан. Бу язгы чакырылышта соңгысы, диделәр безгә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта.
Мәктәпләрдә укулар тәмамланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып, кулларына урта белем турында аттестатлар алдылар
Быел районыбызда өч укучы бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган. Без әлеге укучылар һәм аларның укытучылары белән уңышларының сере турында сөйләштек.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов республика җитәкчелегенә, министрлыкка Яңа Чүриле интернатына тиешле игьтибар күрсәткәннәре, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте
Районыбызда беренче тапкыр Мөселман яшьләре спартакиадасы узды. Чара Яңа Кенәр авылында оештырылган иде.
Узган атнада иң зур бәйрәм-нәрнең берсе булган Корбан гаете көннәре иде. Шул уңайдан Яңа Кенәр мәчете әһелләре, авылның битараф булмаган мөселманнары зур спорт чарасы һәм балалар өчен күңелле ял уздырды.