2026 елның 2 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
төнлә дә, көндез дә бозлавык; томан; юлларда бозлавык, урыны белән көчле;
көндез йомшак буран.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
24 февральдә бишенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 8нче утырышы булды
Ильяс Фәттахов
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һ.б. мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Утырышта район башлыгы Алмаз Хисаметдинов “Арча муниципаль районының 2025 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында“ чыгыш ясады.
– Үткән ел мөһим вакыйгаларга бай булды, – диде ул. – Җирле үзидарә органнары, хезмәт коллективлары, халык, депутатларның уртак тырышлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән район тотрыклы һәм ышанычлы социаль-икътисадый үсешен дәвам итте.
Һәр ел бурычлар билгеләгәндә үзенчәлекләрен кертә, өстенлекле юнәлешләр билгели. Бүген иң мөһиме – без бергәләп тылда да, махсус хәрби операция зонасында да Ватаныбыз сагында торабыз. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә арчалар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм итәләр. Район, һәр авыл һәм шәһәрдә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Кешеләр окоп шәмнәре, мичләр ясыйлар, җылы киемнәр бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, ашамлыклар җыялар. Барлык ярдәм 640 тоннага җитте, 146 млн сумлык булды. 7 волонтерлар төркеме актив эшли. Әмма без моның белән тукталып калырга тиеш түгел, чөнки җиңү һәрберебез өчен кирәк.
Балигъ булмаганнар-ның хокук бозуларын кисәтү, шулай ук гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыру максатында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары район мәгариф учреждениеләрендә киң күләмле профилактик эшләр үткәрде.
Самат Мусин Арчаның алтынчы мәктәбендә 5нче сыйныфта укый. “Тәртипле, тырыш укучы”, – ди сыйныф җитәкчесе Ләйсән Кәбирова
Ильяс Фәттахов
Самат буш вакыты булуга, ял, каникул көннәрендә Мөндеш авылына ашыга. Анда аны әбисе, бабасы гына түгел, атлары да көтә. “Атлары” дип әйтү юкка гына түгел, чөнки ул аларны “Казанка” хуҗалыгында җәйләрен көтү көткән акчасына сатып алган.
– Беренче атым “Аккош”, икенчесе – “Буян”, өченчесе – “Дустым” кушаматлы, – ди ул. – Үзем эшләп алган акчага инкубатор алдык, тагын акча эшләп кар көрәгеч алырга исәп.
Бабасы Ренат, әтисе Ришат белән ат эзләп Апас, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Биектау якларына барганнар. “Мин үзем дә атлар яратам, – ди Ришат. – Әле менә нәсел айгыры да алдык. Ул да проблема бит, бияләрне алып килүчеләр күп”.
– Апрельдә өч тай туачак, – ди Самат. – Исәп атларны күбәйтү, 50 башка җиткерергә уйлыйбыз.
“Запорожец” ретро машиналарында ярышлар Арчада 2011 елдан уздырылып килә
Гөлнур Миннебаева
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә Арча ипподромында традицион “Запорожец” машиналары ярышлары узды.
Бәйрәмне Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде. Ул ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, райондашларга исәнлек-саулык һәм тынычлык теләде.
– Барлык ир-егетләрне дә бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, тынычлык телим. Бүгенге көндә 600дән артык райондашыбыз махсус хәрби операция зонасында. Кызганыч, яу кырында ятып калучылар да бар. Әлеге ярышлар алар истәлегенә багышлана, – диде ул.
Ярышларны оештыручы, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы рәисе Илнур Яруллин район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Сабантуй бәйрәменнән кала районыбыз халкы яратып йөри торган чараларның берсе – ул “Запорожец” ярышлары. Беренче елларны ул әфган сугышы батырларына багышланса, соңгы елларда махсус хәрби операциядә һәлак булучыларны искә алабыз. Елдан-ел әлеге ярышлар масштаб һәм оештырылу ягыннан үсә, үзгәрә. Катнашучылар да күбәя. Ярышларның дәвамлы булачагына ышанам, – диде ул.
Гөлсинә Зәкиева
16 февральдә кичке якта Фаяз Әхмәдуллин һәм Әгъзәм Гайфуллин җитәкчелегендә ике зур машина юлга кузгалды.
– Арчадан һәм Яңа Кенәрдән йөк төядек, – диде Әгъзәм Гайфуллин. – Өч генератор алып бардык. Берсен Ленар Терентьев соравы буенча Яңа Кенәрдән Садыйковлар, Фәйзрахмановлар гаиләләре, Ленарның сыйныфташлары җыелып алды. Икесен район башлыгы Алмаз Хисаметдинов якташ егетләр соравы буенча бирде. Шулай ук ике Starlink (спутник интернеты системасы) алдык. Берсен Рәмис Иванов үзе алып киткән иде, икенчесен Ленар Терентьев частена илтеп тапшырдык. Түбән Аты егетенә балалар республика клиник хастаханәсе коллективы бүләк итте, аны иясенә бирдек.
Район сәнгать мәктәбендә “Без тарихта эзлебез” (шәҗәрә) бәйгесе булды. Бәйгедә өч гаилә – Яңасаладан Гөлнара-Айрат Сафиннар, Казиле авылыннан Миләүшә-Айрат Хәлфиннар, Хәсәншәех авылыннан Гөлзилә-Әнис Фәхретдиновлар катнашты
Шәҗәрә
Румия Саттарова
Афәрин, алар фойеда бик матур һәм эчтәлекле күргәзмә оештырганнар.
Күргәзмәгә гаилә кыйммәтләре, шәҗәрәләр, фотолар, тарихи документлар куелган иде. Хәтта самавыр белән кайнар чәй, кабартма, бәлешкә кадәр бар. Кунакчыл татар гаиләсендә электән килгән матур гадәт-йола бу. Миләүшә Хәлфинаның туганы, Яңа Кенәр авылы, нәсел тарихы буенча мәгълуматлар туплаучы Венера Шәфигуллина да шунда. “Венера апаның әтисе Әлтаф абый минем әтием Марсның әтисе Харис бабай белән бертуганнар”, – диде Миләүшә. Үзләре әзерләгән самавырлы, кабартмалы өстәл янында бергәләп фотога да төшереп алдым үзләрен.
2026 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан (Казанда да);
төнлә дә, көндез дә - бозлавык;
- көндез көчле кар, юеш кар һәм буран, күз күреме 1000 м га кадәр һәм аннан да азрак начарая; юлларда кар боткасы, кар көртләре барлыкка килү.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
Россиядә 2025 ел өчен керемнәр турында хисап тапшыру буенча декларация кампаниясе башланды.әгәр хисапны турыдан-туры салым органына, вәкаләтле оешмага яки онлайнга тапшыру мөмкинлеге булмаса, почта аша җибәрү хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Бу РФ Салым кодексы белән регламентланган. Салым декларациясен кыйммәтле почта юлламасы белән җибәрү яхшырак.
Кыйммәтле хат кертемнәрне тасвирлауны күздә тота. Анда җибәрелә торган барлык документларны санап чыгарга һәм аны ике нөсхәдә тутырырга кирәк. Моны почта бүлегендә яки Россия Почтасы сайтында эшләргә мөмкин.
Бина түбәләрендә җыелган кар конструкцияләргә йөкләнешне арттыра. Температура үзгәргәндә бу түбәләр ишелү һәм кар һәм бозның биеклектән ирексездән төшеп китүе белән яный. Ел башыннан мондый 120 очрак теркәлгән, аларның яртысы-соңгы атнада. Инцидентлар җитештерү һәм социаль объектларда һәм торак фондында булган, иң күп санда - Үзәк һәм Идел буе федераль округларында. Кайбер вакыйгаларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар иде. Росгидромет фаразы буенча февральнең икенче декадасында җылыну, катнаш фазада явым-төшем һәм аннан соң суыну көтелә. Мондый шартларда кар дымга туеначак һәм конструкцияләргә куркыныч йөкләнеш тудырачак.