ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә “Мин Арча баласы” проекты кысаларында узган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Район прокуратурасы, МЧС белгечләре белән, Арча өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар интернат-йортында, Яңа Чүриле психоневрологик интернатта һәм Яңа Кенәр мәктәп-интернатында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерделәр.

Әңгәмәдәш – Пенсия фондының Арчадагы клиентлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.

– Рузия Илсуровна, пенсиягә чыгу яше артты. Лаеклы ялга чыгу тәртибе турында аңлатсагыз иде.

Туфракта быел туң калын, урыны белән 70 сантиметрга кадәр җитә, диләр. Туң катламына эләккән бәрәңге коңгызлары катып үләчәк инде. Башы эшләгәннәре бер метр тирәнлеккә кадәр кереп йоклый икән, алары белән очрашырга туры киләчәк. Үлеп бетсәләр, күңелсез булыр инде, агу сатучылар бигрәк тә борчылыр.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Төбәк-Чокырча авылында 2 февральдә янгында 33 яшьлек Алексей Филиппов  һәлак булды. Бу авылда узган ел да шундый фаҗига булган иде

5 февральдә район хуҗалыклары инженерлары белән укулар уздырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов үзенең чыгышында әлеге белгечләрнең эшенә югары бәя бирде. Инженер үз урынында булган хуҗалыкларда машина-трактор паркы, гаражлар да тәртиптә, техника вакытында ремонтлана, дөрес итеп саклана. Хуҗалыкларның бөтенесендә дә инженерлар бар хәзер, бу да уңай күренеш.

Узган атнада Арча үзәк китапханәсендә сукырлар һәм начар күрүчеләр район җәмгыятенең чираттагы утырышы узды.

Яңа Кенәр авылында яшәүче 28 яшьлек Дамир Вәлиев исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

10 февральдә 8.00 сәгатьтә Татарстанда быел  беренче иң эре ТатАгроЭкспо агротехнология күргәзмәсе ачыла.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган рәвештә теркәү комплекслары эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.

Гамәлдәге законнар нигезендә (РФ КоАП 29.11 ст.2 ө.) административ хокук бозу турындагы эш буенча карар күчермәсе почта аша заказлы почта аша чыгарылган көннән өч көн эчендә җибәрелә.

2014 елның октябрендә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына (РФ КоАП 28.6 ст.3 ө.) үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә карарның нөсхәләре затка, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең региональ порталларын кулланып, мондый затның Бердәм идентификацияләү һәм аутентификация системасында теркәлүе һәм мондый затның ризалыгы булганда, электрон документ рәвешендә җибәрелергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International