Соңгы көннәрдә районның яңа җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗалыклар белән танышып йөрде. Үзе әйткәнчә, Арча районы аның өчен моңарчы да чит түгел иде
Бердәмлек
Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе булып эшләгәндә дә районыбызда еш була иде.
Алмаз Габдерәүф улы хуҗалыкларда булганда терлекчелек тармагын үстерүгә аеруча игътибар бирергә кирәклеген искәртте. Соңгы вакытта сөт бәяләре әйбәт, көндәлек акча да шуннан керә. Киләчәкне уйлаган җитәкчеләр заманча сөтчелек комплекслары төзеп бик дөрес эшлиләр. Чөнки кадрлар мәсьәләсе дә елдан-ел кискенләшә бара.
1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк
Экологик икеайлык
Резедә Хәкимҗанова
Узган атнада хезмәт коллективлары бердәм булып өмәгә чыкты.
Һәркем үз тирә-юнен, үзләренә беркетелгән территорияләрне чүпләр-дән арындырды, эреп бетмәгән карларны таратты, коры үләннәрне тырмалады. Җирләр кибә барган саен бу эш дәвам итәчәк. Юл буйлары, парклар, скверлар яңа сулыш алды.
Печмәнтау авылыннан Бөек Ватан сугышына дүрт бертуган – Гатаулла, Хәкимулла, Зиннәтулла, Нигъмәтулла Гайнуллиннар китә. Шуларның икесе генә – Зиннәтулла белән Нигъмәтулла исән кайталар. Гатаулла белән Хәкимулланың хәбәрсез югалулары турында хатлар килә.
Зәйнәп һәм Газиз Фәттаховлар икесе дә сугышта булган, аннан соң да күпме авырлыклар кичергән, әмма аларны язмыш җиле сындырмаган
Гөлсинә Зәкиева
Наласа авылында гомер иткән бу гаиләнең гыйбрәтле язмышы турында без аларның кызлары Назирә ханым белән сөйләштек.
Хәрби комиссар Азат Вахитов: “Чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрмиләр”
Гөлсинә Зәкиева
2025 елның 1 апрелендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрби хезмәткә язгы чакырылышның үзенчәлекләре нинди? Чакырылучы үзе хәрби белгечлек яки частьны сайлый аламы? Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар капитан Азат Вахитов шушы һәм тагын башка кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Күпербашта хәйрия концерты үткән. Моңа кадәр өйдән бик чыкмаган Фәридә апаны ул көнне аягы үзеннән-үзе мәдәният йортына тарткан.
Фәридә Нигъмәтҗанова өчен бигрәк тә алып баручысы күңелен айкап чыгардай очрашуга тиң була.
Күптән концертларны шулай бирелеп караган, тагын да ныграк бирелеп сөйләгән кешене күргән юк иде. Махсус шул хакта әйтер өчен редакциягә менгән бит Фәридә апа.
Урамнарны, юл буйларын, йорт яннарын, капка төпләрен чистарту буенча санитар-экология икеайлыгы бара.
Үз тирәңне чиста һәм тәртиптә тоту – ул һәркемнең бурычы. Бу турыда беләбез. Чисталык кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзелеп, кисәтүләр ясала, штрафлар салына. Икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә. Даими рәвештә рейдлар оештырылачак. Шундый рейдларның берсендә без дә катнаштык.
Район Иҗтимагый советы (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы Яңа Кишет авыл җирлегендә булды
Румия Надршина
Әлеге территориядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һ.б. мәсьәләләр каралды.
Яшьләрне һәм үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү дәрәҗәсенә бәя бирелде. Иҗтимагый совет вәкилләрен Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин каршы алды.
Космонавтика буенча танылган белгеч, профессор Рафаил Мортазин Арчага кайтты
Космонавтика көне
Гөлнур Миннебаева
Районыбызда “Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов, “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” генераль директоры Лариса Бикмуллина, “Звездные мечтатели” фильмының режиссеры Салават Юзеев һәм фильмның сценарий авторы Марина Галицкая белән берлектә С. П. Королев исемендәге “Энергия” ракета-космик корпорациясе ачык акционерлык җәмгыятенең баллистика бүлеге башлыгы Рафаил Мортазин белән очрашулар булды.
4 мартта “Арча” спорткомплексында “Аҗаган 2.0” хәрби-патриотик чарасы узды.
Традицион “Аҗаган” уеннарыннан аермалы буларак, быелгы ярышлар заманча технологияләрне кулланып, яңача форматта “Алдынгылар хәрәкәте” тарафыннан оештырыла һәм “Аҗаган 2.0” дип атала.