ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 14 апрелендә  09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр

үз-үзеңне изоляцияләү чорында авыр тормыш хәлендә

 калган хатын-кызлар өчен  Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча  “Хатын-кызлар игътибары” кайнар телефон линиясе

8 (800) 201-16-00 оештыра.


10
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.

Грант акчаларын сөтчелек фермаларын, эре мөгезле терлекләр симертү, сарыклар симертү фермаларын төзүгә, сарыклар үрчетүгә, савым кәҗәләрен тотуга, ит һәм йомырка юнәлешендәге кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар) фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгы җитештерү фермаларын тотуга файдаланырга мөмкин.

Россиядә 2020 елның 31 мартында Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр керде. Алар махсус режим тәртибен саклауга кагыла

РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.3нче маддәсе яңа нормалар белән тулыланды.

Без бу турыда район прокуроры өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин белән сөйләштек.

– Санитар-эпидемиология күзәтчелеге органнары күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен җәза каралган, – дип аңлатты Радик Хәбибуллин. – Махсус режим вакытында, башкалар тормышына куркыныч тудырып, санитар-гигиена кагыйдәләрен бозган, үтәмәгән өчен гражданнарга 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затларга һәм юридик зат булып теркәлмәгән шәхси эшмәкәрләргә  штраф – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф. Моннан тыш шәхси эшмәкәрләрнең һәм юридик затларның 90 тәүлеккә кадәр эше туктатылачак. Әгәр дә тиешле кагыйдәләрне үтәмәүче тарафыннан кеше сәламәтлегенә зыян килсә яки үлемгә китерсә (әмма җинаять билгеләре юк), ул вакытта гражданнарга 150 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына, вазыйфаи затларга – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яки 1 елдан 3 елга кадәр квалификациясе буенча эшли алачак. Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларга – 500 меңнән 1 млн. сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшләре туктатыла. Беркетмәләр төзелгән эшләрне суд карый.

Районда 55 балалар бакчасы бар. Шуның 2се ремонтка ябык. 53 бакчаның ишеге һәркөн ачык

Бу турыда безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров хәбәр итте.

– Үзизоляция чорында хөкүмәтебез тарафыннан бакчаларга эшләргә рөхсәт, – дип сөйләде ул. – Әмма өйдә балалар янында әти-әни, әби-бабай яки караучы булганда, баланы бакчага илтергә рөхсәт юк, сакланырга кирәк. Ә инде хөкүмәтебез эшләргә рөхсәт биргән оешмаларда хезмәт итүчеләрнең балалары өйдә караучы булмаган очракта бакчаларга йөри. Районда андый гаиләләр өчен бакчаларда дежур төркемнәр оештырылды. Өйдә утырган балалар белән онлайн-тәрбия алып барырга була. Бу турыда тәрбиячеләргә әйтелде.

Бәдәр апа белән Гаяз абый Әсәдуллиннар матур итеп киенеп өйнең түрендә үк утыра. Яннарында оныклары, оныкчыклары бөтерелә. Бар да Бәдәр апаның 90 яшьлек юбилеена җыелган. Әйтегез әле, бу бәхет түгелмени? Тигезлек үзе генә дә ни тора. “Әти, сезне фотога төшерәләр, кочакла инде әнине”, – диюгә, Гаяз абый сак кына хатынының җилкәсеннән кочып алды. Күпне күргән, әмма тормыш ямен югалтмаган, бар булганга риза булып яшәгән, бүгенге тормышларыннан чиксез канәгать, кечкенә генә шатлыкны да зур итеп кабул итүче бу пар соклану уятты.

Узган атна ахырында Иске Кырлай авылында Яхиннар хуҗалыгында янгын булды. Ул сарайны көлгә калдырган, өйгә күчеп, аны яраксыз хәлгә китергән

– Ярты сәгать эчендә лапас янып та бетте. Сыер, буаз тана, үгез бозау, тавык-лар, эт, әле яңа гына алып кайткан ашлык, печән, бер машина утын – бар да янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк күз ачып йомганчы юкка чыкты.

Ут түбәдән өйгә күчте һәм түшәмдәге пычкы чүбе буйлап үрмәләде. Безнең кирпеч белән әйләндереп алынган элеккеге финский йорт. Тышкы ягына әйбер булмады, ә менә эче су сиптереп җебеде, яшәргә яраксыз хәлгә килде, – диде йорт хуҗасы Зөлфия Хөсәенова.

“Яшьлегемдә дә, балалар үстергәндә дә күргән авырлыкларыма әҗердер — бөтен рәхәт тормышым картлыгыма калган икән”, — дип каршы алды үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне Васфикамал Минһаҗева.

Бүгенге көндә ул Арчада улы Миңнур белән күпкатлы йортта яши. Яңа фатирга, уңайлыкларына куанып бетә алмый. Көн дә балалары хәлен белеп чыга, оныклары килеп тора. 12 оныгы 13 оныкчык белән бүләкләгән инде үзен. Улы кайтышка кайнар ризык әзерләп тора, үз керен бүгенге көнгә кадәр үзе юа икән, гомумән, гел хәрәкәттә, ди кызлары. 4 бертуган арасыннан үзе генә исән-сау булып, карендәшләренә догада Васфикамал апа. “Әни телевизор да карый, радио да тыңлый, гәҗитләр дә укый, без дөньядагы вакыйгалар, яңалыклар белән аңа килгәч танышып китәбез”, — ди кызлары.

Менә минем капитал”, – ди ул табыш турында сүз чыккач сыерларына күрсәтеп

Михайловка авылында яшәүче Евгений Гавриловның шәхси-ярдәмче хуҗалыгында бүгенге көндә 32 савым сыеры, 15 бозавы, 19 гектар җире, бөтен төр авыл хуҗалыгы техникасы, 4 тракторы, азык әзерләү комбайны, яхшы йорты, затлы машинасы бар.

Ул үзе терлекче, үзе зоотехник, ветеринария табибы, механик, хатыны Оксана савымчы һәм беренче ярдәмчесе.

Армиядән соң контракт нигезендә 16 ел Казан танк училищесында  хезмәт итә  Евгений. Шунда гаилә кора, балалары туа. Хезмәт урынында кыскартуга эләккәч, барлыгы бармак белән санарлык йорты булган, 37 кеше яшәгән юлсыз, район үзәгеннән читтә урнашкан туган авылы Михайловкага кайтып урнаша. Яхшы йорт төзеп чыга.

Кәчедә яшәүче Марзия апа Гайнетдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бер гасырны тутырырга санаулы еллар гына калган булса да, юбилярыбыз сөбханалла әле. Гәҗитләрне күзлексез укый, яхшы ишетә, тәмен белеп, матур итеп сөйләшә, истәлекләре белән уртаклаша. Чынлыкта аның күргәннәре... Тыңлап торсаң, 49 еллык укытучы стажы булган Марзия апаның язмышы – исең китәрлек.

Таҗлы вируска каршы үткәрелә торган чараларга бәйле рәвештә, быел киек кошларга язгы ау ачылмый, дип әйтәләр. Моңа казлар бик шатланыр инде, өркетүче булмагач ерак юллардан соң рәхәтләнеп ял итеп китәрләр.

Күктә тезелешеп очкан казлар күргәндә моннан шактый еллар элек булган вакыйгалар искә төшә.

Бервакыт минем янга районда аучылыкны алып баручы Җәүдәт  Нигъмәтҗанов (мәрхүм инде, урыны җәнәттә булсын) килеп керде. “Самолеттан каз аталар, – диде ул. – Саклап ятып та карадым, самолетның номерларын да язып алдым. Бу башбаштаклыкка ничек чик куярга?”

Ата улны, ана кызны белми торган чор булып алды бит әле. Яз җитеп басулар кардан арчылуга уҗым тукландырырга унлап самолет килеп җитә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International