ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

“Арча” Боз сараенда махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз, Божа авылыннан гвардия подполковнигы Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә багышланган хоккей турниры узды

Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының 30 еллыгы уңаеннан Арчага фән эшлеклеләре кайтты

12 декабрьдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 44нче утырышы булды.

12 декабрьдә район башлыгы Илшат Нуриев районда хәрби хезмәткә көзге чакырылышның барышына багышланган киңәшмә үткәрде.

Җәмәгать суды карары белән машина йөртүче РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.26 маддәсенең 1нче өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 30000 сум күләмендә административ штраф салу һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

1 декабрьдән башлап районыбызда сәламәтлекләре чикле кешеләр ункөнлеге үткәрелде

Ункөнлек кысаларында Арча район мәдәният йортының “Хәзинә” фольклор коллективы районыбызның картлар һәм инвалидлар интернат йортында, “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә, Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә, Яңа Чүриле психоневрология интернатында чыгыш ясадылар.

Төп истәлекле урыннар — Кремль, Кол Шәриф мәчете, Иске Татар бистәсе, "Туган Авылым" комплексы, Барлык диннәр храмы. Раифа Богородицкий ирләр монастырена һәм Зөягә күчмә экскурсияләр.

Россия Почтасы үз клиентларына пенсияләрне һәм социаль түләүләрне өйләренә китерү буенча хезмәтләр күрсәтә. Татарстанда күп кенә пенсионерлар акчаны өйләрендә алуны өстен күрә, чөнки бу өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы. Почтальоннар пенсияне билгеләнгән көнне график буенча теләсә нинди һава торышында китерәләр-һәм бу хезмәт бушлай.


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

024 елның 13 декабре

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- 12 декабрь кичендә, 13 декабрь төнендә көчле кар, юеш кар (күбесенчә көньяк һәм көнчыгыш районнарда);

- иртән, 13 декабрь көнне көндез буран, күз күреме 500-1000 метр һәм аннан да азрак начарая, көчле җил секундына 15 метрга кадәр җитә.;

- 12 декабрь кичендә, 13 декабрь төнлә һәм көндез бозлавык; юлларда бозлавык, кату һәм кар көртләре.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Көчле буран вакытында ничек эш итәргә

 

Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгызы гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан әйләнеп кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда аннан күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, өзек-өзек кычкырып сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ачык төстәге тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачып, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез, торак пункттан читтә җәяү йөреп, ориентацияне югалтсагыз, беренче туры килгән йортка кереп, кайда икәнлегегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнче көтегез. Әгәр көчегез китсә, ышык урын эзләгез һәм шунда калыгыз. Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигый бәла-казалар вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт биналарыннан урлаулар саны кискен арта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International