26 ноябрь көнне Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе «Әниләр көне»н бәйрәм итүгә багышлап, Ана (гаилә) капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ана (гаилә) капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.