25 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин “Балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм универсаль пособие кертү турында” мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Россия Федерациясендә 2020 елның июненнән балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар этаплап кертелде һәм киңәйтелде.
Президент йөкләмәсенигезендә 28 сентябрьдә Дәүләт Думасына Россия Федерациясендә 2023 елның 1 гыйнварыннан универсаль пособие билгеләү турындагы закон проектын карауга кертелде. Универсаль пособие кертелүгә бәйле рәвештә кайбер норматив-хокукый актларга өстәмә үзгәрешләр кертеләчәк.
Универсаль пособие бүген гамәлдә булган 6 ярдәм чарасын берләштерәчәк
1.Йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә басканхатын-кызларга айлык пособие
2.Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек очрагында һәм бала табуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча пособие
3.Беренче бала тууга (уллыккаалынуга) бәйле рәвештә балага 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү
4.3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү
5.8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү
6.Икенче бала тууга (уллыккаалынуга) бәйле рәвештә аңа 3яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү, (ана капиталы акчалары исәбеннән федераль һәм региональ бюджет акчаларын җәлеп итмичә бирелә).
Универсаль пособиегэ кем мөрәҗәгатьитә ала?
Пособие гаилэдэ жан башына керем Россия Федерациясе субъектында яшәү урыны буенча билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган йөкле хатын-кызларга һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә билгеләнә. Яшэу минимумының 2023 елга бер кешегэ исәпләнгән фаразлана торган күләме 12 219 сум тәшкил итәчәк, ягъни 12 айда гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән керем - 146 628 сум.
Универсаль пособие билгеләүшартлары
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүне билгеләү шартлары тулысынча диярлек кабатлана. Универсаль пособиегә хокукны билгеләгәндә, мохтаҗлыкны комплекслы адреслы бәяләү уткэрелэ. Хәрәкәтле һәм күчемсез мөлкәт, кертемнәрдән керемнәр, шулай УК универсаль пособиегә хокукы булган затның һәм аның гаиләсенең хезмәткә сәләтле әгъзаларының керемнәре булмау сәбәпләре исәпкә алына. Объектив тормыш кагыйдәсе буенча керемнәр булмаган очракта, "нуль керем" кагыйдэсе кулланыла.
Ярдәм күләме
Айлык түләүнең база күләме Татарстан Республикасында балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50%ын- 5 926 сум тәшкил итә (Татартстан Республикасында баланың яшәү минимумы күләме 11 852 сум).
Әгәрбалалар өчен яшәү минимумының 50 % күләмендә айлык түләү исәпләгәндә, гаиләнең җан башына гомуми уртача кереме бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләү күләме 75 %ка кадәр арттырылачак. Бу очракта бу сумма 8 889 сум тэшкилитэ.
Гаиләдэ җанбашына 75% күләмендә айлык түләү исәпләгәндә, керем Татарстан Республикасында бер кешегә яшәүминимумыннан кимрәк булса, балалар өчен айлык түләүберяшәү минимумы күләмендә (11 852 сум) билгеләнэ.
17 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга универсаль пособие 12 айга, әмма бала 17 яшькә җиткәнче бер срока билгеләнә.
Йөклехатын-кызларөченшулук 50-75-100% градация каралган, әмма күләме региондагы хезмэткэ яраклы гражданнар очен кабул ителгэн яшәү хакыннан исәпләнә.
Ана капиталыннан түләүләр
Тулэу бердәм шартларда, бер гариза буенча, һәр балага, бер кешегә керем 2 яшэу минимумыннан түбәнрәк булган очракта – мохтаҗлыкны комплекслы бәяләмич әбирелә. Түләү күләме – балага аена беряшәү минимумы.
Универсаль пособиенең өстенлекләре
Универсаль пособие кертү белән балалы мохтаҗ гаиләләргә йөклелекнең иртә срогыннан башлап балага 17 яшь тулганчы бердэм адреслы ярдәм күрсәтү оештырылачак.
Йөклеләрөчен пособие күләме арта: 50% тан, гаилә керемнәренә карап, 50, 75 яки 100% булачак. 3 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә берьюлы 2 түләү алырга мөмкин: бюджеттан универсаль пособие дә, анна капиталыннан түләү дә.
Универсаль пособие түләүс оциаль фонд тарафыннан федераль бюджет акчалары, шулай ук төбәк бюджетлары акчалары исәбеннән гамәлгә ашырылачак. Россия ФедерациясеХезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елга Татарстан Республикасы өчен финанслау күләмнәре 18,7 млрд.сум, шул исәптән федераль бюджеттан-11,2млрд., региональ бюджеттан7,5млрд. сумм тэшкил итәчәк. Элеге туләуләрне 17 яшькә кадәрге балалар һәм йөкле хатын-кызлар, барлыгы152 мең кеше алачак дип фаразлана.
Түләүләрне алучылар өчен күчеш нигезләмәләре
Булган түләүләрдән балалар өчен универсаль пособиеләргә күчүне тәэмин итү өчен, гаилә инде билгеләнгән түләүләрне ала яки бала 2022 ел ахырына кадәр туган очракта, саклану кагыйдәсе каралган. Беренче балалары булган гаиләләр, түләүләрне балага 3 яшь тулганчы иске шартларда ала алачак. Мондый гаиләләр шулай ук универсаль пособиегә күчү хокукын ала.
Мөрәҗәгать итү ысуллары
Пособиене рәсмиләштерү өчен гариза дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, МФЦ һәм социаль фондның территориаль органнары аша шәхсән мөрәҗәгать иткәндә электрон рәвештә тапшырыла.