Татарстанның якынча 19 мең гражданы үзенең булачак пенсиясе турында хәбәрнамә алды

 2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирү дәвәм ителә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.

 Мәгълүмат хатын-кызларга – 40, ир-атларга 45 яшь тулган көндә җибәрелә.

Россия Пенсия фонды юллаган мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча хезмәт пенсиясен әхокук алу шартлары белән таныша, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж тупларга кирәклеген, шулай ук пенсиянең фаразланган күләмен күрә ала.

Проактив мәгълүмат бирү гражданнарга үзләренең пенсия хокукларын алдан ук бәяләргә һәм кирәк вакытта аларны арттыру буенча адымнар ясарга, стаж чорларын һәм пенсия коэффициентлары күләмен ачыкларга, шулай ук Пенсия фондында формалашаторган пенсия тупланмалары күләмен белергә мөмкинлек бирә

docx
Скачать текст
DOCX, 64.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International