Агымдагы елның апреленнән башлап Татарстан Социаль фондының Яр Чаллыдагы клиент хезмәте үз эшен яңа график буенча- дүшәмбе- шимбә көннәрендә 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр алып бара. Шул рәвешле, социаль фонд клиентларына хезмәт күрсәтү сәгатьләре эш көннәрендә өч сәгатькә һәм ял көне хисабына озайтылды. Болай эшләү кабул итүне көтү вакытын берничә тапкыр кыскартты һәм кабул итүгә алдан язылу өчен мөмкинлекләрне арттырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы халкы Социаль фондка күпчелек очракта пенсияләрне исәпләү, бердәм пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле документлар тапшыруга кагылышлы сораулар, шулай ук төрле түләүләр күчерү өчен реквизитларны үзгәртү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә.
Социаль фонд бүлегенең Татарстан буенча клиент хезмәтләре экстерриториаль принцип буенча эшли, ягъни гражданнарны теркәлү урынына бәйсез рәвештә кабул итә. Кабул итүнең пилот графигы Социаль фонд хезмәтләреннән мөмкин кадәр уңайлырак файдалануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фондына килеп мөрәҗәгать итүне уңайлырак итү өчен гражданнар https://es.pfrf.ru/znp алдан язылу сервисы аша кабул итүгә языла ала.