Пособие күләме алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакына һәм иминият хезмәт стажына бәйле. Стаж биш елдан да кимрәк булганда уртача хезмәт хакының 60%ы түләнә (көненә 2423,83сумнан да артык түгел), биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда-80% (көненә 3231,78 сум). Стаж сигез елдан артып китсә, пособие уртача хезмәт хакының 100%ы күләмендә түләнә (көненә 4039,73 сумнан артык түгел).
Сорауларыгыз булса, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз.