Татарстанда "ГТО Сабантуе" 2024 онлайн акциясе старт ала.

«ГТО Сабантуе» онлайн акциясе – ул видеороликлар конкурсы.

Акциянең муниципаль этабы 2024 елның 8-21 июлендә уза. Акциянең республика этабы 2024 елның 22-29 июлендә узачак. Конкурс онлайн форматта ВКонтакте социаль челтәрендә үткәрелә.

Видеога таләпләр: 

 -ике аягы белән этенеп, озынлыкка сикергән һәм гер күтәргән катнашучыны (конкурсантны) төшерергә кирәк; 

- конкурсант, ГТО баннеры һәм район  билгеләре (район, шәһәр исеме, истәлекле урын, район исеме белән баннер һ. б.) фонында торырга тиеш; 

- видеода ике кеше катнаша ала; 

- оригинальлек; 

 -дәвамлылыгы 60 секундтан артмый. 

Конкурска йомгак ясау шартлары: 

Республика этабында һәр районнан бер видеоролик карала. Республика этабы нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнә: 

- Бер җиңүче судьялар коллегиясе тарафыннан оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк; 

-Бер район-җиңүче  - муниципаль районнарның ВКонтакте социаль челтәрендә иң күп лайк җыйган видеоролик белән; 

- Бер район-җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә (муниципаль район номеры алфавит тәртибенә туры китереп билгеләнәчәк).

  Җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы белән сувенир продукциясе белән бүләкләнәчәкләр.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International