Муллагалиев Барый Вәли улы-Бөек Ватан сугышы ветераны. 1926 елның 26 февралендә Түбән Оры авылында туган. Фронтка 1943 елда алына, 5 нче Казан корпусы составында хезмәт итә. 1943 ел ахырында яраланып, 2 ай госпитальдә ята. Дәваланып чыккач, яңадан фронтка китә. Барый Вәли улының сугышчан юлы Украина, Болгария, Румыния, Венгрия
территорияләре аша уза.
Сугыш беткәннән соң да 7 ел Ватанга хезмәт итәргә туры килә әле. Ике ел Иранда, аннары Ростов өлкәсенең Каменск шәһәрендә хезмәт итә. 1950 елда гына туган якларына әйләнеп кайта ул.
Соңгы яңарту: 2020 елның 8 апреле, 09:17