Хәбәрләр

Бүген укучылар һәм укытучылар өмәгә чыктылар. Мәктәп тирә-ягын кардан чистарттылар. Өмәләр укучыларда хезмәт күнекмәләре тәрбияли; үзара дуслыкны, бердәмлекне ныгыта.

ФОТО


 Шекә авылында гомер итүче Мәхмүт һәм Гөлнурия Багаветдиновларның 10 декабрь  конне  бергә тормыш коруларына 55 ел булды. Шушы парларны Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов Вәзир Вазиховичта  өйләренә барып котлап , үзенең изге теләкләрен җиткереп бүләк тапшырып кайтты. Мәхмүт абый һәм Гөлнурия апа биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар  якты, җылы өйләрендә мул тормышта , балалары уңышларына сөенеп яшиләр.

ФОТО


 Әниләр көне уңаеннан, китапханәдә  “Әниләр – фәрештә кебекләр” дигән  кичә үтте. «Җәннәт – әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, обзор ясалды. Бәйрәм тарихы белән танышып, әниләр турында шигырьләрне, әсәрләрне искә төшердек.  Укучылар белән викторина сорауларына җавап бирдек, төрле конкурслар үтте. Ахырдан   мастер – класс үткәреп, әниләргә чәчәк ясадык.

ФОТО


Көзге мәрхәмәтлелек акциясенә кушылып,Шекә авыл китапханәсендә,  мәктәп яшендәге укучылар өчен  "Халыклар дуслыгы- илнең байлыгы" темасына чара узды. "Халыклар дуслыгы" күргәзмәсе эшләде. Чара ахырында укучылар белән милли курчаклар ясау буенча мастер класс узды, һәр халыкның киемнәре, гореф- гадәтләре турында әңгәмә алып барылды.

ФОТО


Илебезнең данлы тарихын халыкның батырлыгыннан һәм ватанпәрвәрлегеннән башка күз алдына да китереп булмый. Илебезнең чикләре тыныч булмаса да, ватанпәрвәрлек хисе белән йөрүчеләр азмы-күпме бар. Бүгенге көндә, хәрби хезмәтне яраткан кешеләргә, әгәр теләкләре булса, кабат билләренә солдат каешы тагу мөмкинлеге бар. Шекә авыл китапханәсендә эшләүче "Есть такая профессия-Родину защищать" мәгълүмат бирү күргәзмәсе, контракт буенча хезмәт тәртипләре белән таныштыра.

ФОТО


2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан район китапханәләре арасында "Милли мәдәният-саекмас чишмә" дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә районның һәр җирлек китапханәчеләре берләшеп, бер язучының иҗатын яктыртырга тиеш булды. Шушмабаш авыл җирлеге китапханәчеләре Фоат Садриев иҗаты белән катнаштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

ФОТО


18 ноябрьдә Шушмабаш авыл җирлеге «Казан»Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

ФОТО


Махсус хәрби операция башлануга елдан артык вакыт узды. Алда безне нәрсә көтә? Кайчан тәмамланыр? Һәркемне шундый һәм башка сораулар борчый. Телевизорны кайчакта ачасы да килми... куркыта, шомландыра. Әмма битараф та калып булмый...
Шекә авыл китапханәсендә 23-29 октябрь көннәрендә "ПУЛЬС СВО" дип исемләнгән вакытлы матбугат басмалары күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә Украина территориясендәге вакыйгалар, махсус операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары тиешлеген аңлатып язган язмалар тәкъдим ителде. Китапханәче киң катлам укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясады.

ФОТО


Вакыт аяусыз алга бара. Буыннар килә һәм китә. Кайбер тарихи вакыйгалар башкалары белән алыштырыла, ләкин алар арасында безнең көннәрдән ерак торганнары, гел истә тотарга кирәк булганнары бар. Шул вакыйгаларның корбаннарын искә алу, яшь буынга аңлату максаты белән,Шекә авыл китапханәсендә «Онытырга хакыбыз юк» дигән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларга сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнен билгеләү һәм бу Хәтер көненең Россия тарихындагы фаҗигале битләрне искә төшерү, меңләгән кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төзәтү — хезмәт лагерьларына, сөргенгә җибәрелгән, гомерләреннән мәхрүм ителгән булуы турында кечкенә генә тарихи белешмә сөйләде. «Сталин репрессиясе корбаннарына» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.Чара ахырында бер минут тынлык белән гаепсез һәлак булганнарны искә алдык.

ФОТО


Халыклар бердәмлеге көне-балалар кечкенәдән белергә тиеш бәйрәм. Хәзерге Халыклар бердәмлеге көне-кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, ә күпмилләтле ил гражданнарына бердәмлекнең мөһимлеген дә искә төшерергә чакыручы бәйрәм. Чөнки бер юнәлештә хәрәкәт иткәндә генә авырлыкларны җиңеп, киртәләрне җиңеп була, бигрәк тә безнең көннәрдә. Балаларда Россия тарихы, аның героик үткәне турында күзаллаулар формалаштыру, шулай ук Россиядә яшәүче халыклар турында балаларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан, Шекә авыл китапханәсе, мәктәпкәчә яшьтәге укучылар белән, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара уздырды. Туган илебезнең төрле почмакларына сәяхәт итеп үткәрелгән чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына башкарган батырлыклары белән таныштылар. Дәүләт символлары турында белемнәрне ныгыттык. Милли уеннар уйнадык.  Бердәмлекнең нигезе дуслык турында сөйләштек, “Чукмар белән Тукмар” әкияте аша дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге, ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә,дусларсыз яшәү мөмкин түгеллеген, дустың булу – зур байлык икәнен ачыкладык.

ФОТО


Танылган татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан Шекә авыл китапханәсендә «Абдулла Алишның әкиятләре илендә»дигән кычкырып уку сәгате узды.

ФОТО


 Тынычлык көнендә, 21 сентябрьдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Шекә авыл китапханәсе “Тыныч күк астында яшәү рәхәт! " дип исемләнгән әдәби-спорт бәйрәме үткәрде.

ФОТО


Экстремизм кешелеккә куркыныч яный

        9 класста “Экстремизм кешелеккә куркыныч яный” дип исемләнгән чара булып узды. Укучылар түгәрәк өстәл артында үзара фикерләшеп, экстремизм сәбәпләрен, формаларын ачыкладылар.

    “Куркыныч янаганда төп максат – кеше гомерен саклап калу”, - дигән нәтиҗәгә килделәр.

ФОТО


              Класс  сәгате “Терроризм – җәмгыять өчен куркыныч”

  9 класста “Террор – җәмгыять өчен куркыныч” темасына класс сәгате үтте. Террор нәрсә ул? Куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга? Укучылар шушы сорауларга җавап эзләделәр.

  Террорлык акты җәмгыятькә каршы юнәлдерелгән. Шуның өчен без үзебезнең куркынычсызлыгыбызны тәэмин итәргә тиешбез.

Укучылар “Тоткын итеп алганда үз-үзеңне дөрес тоту” кагыйдәләре белән таныштылар. Безнең һәрберебез куркыныч янаганда үзебезне дөрес тотарга тиешбез – балалар шундый нәтиҗәгә килделәр.

ФОТО


28 август көнне, Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов В.В., Сәрдәбаш авылында яшәүче Александров Татьяна Анисимовнаны 90 яшьлек туган көне- Юбилее белән котлап, истәлекле бүләк тапшырып кайтты.

ФОТО


Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт көне. Шекә  авыл китапханәсендә «Россия флагы көне» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде . Чара башында Россия гимнын тыңладык. Китапханәче бәйрәм тарихы, Россия дәүләт символларының әһәмияте турында сөйләде. Россиянең дәүләт символларын белү өчен «Күп белүчеләр», «Тылсымлы кубик» , «Флагны тапшыр»уеннарын уйнадык. Чарада «Гордо реет флаг державны» китап күргәзмәсе эшләде. Чарада катнашып, һәр катнашучы үзен бөек һәм көчле илнең бер өлеше итеп хис итә алды, бөек Россия балалары булуыбыз белән горурландык..

ФОТО


Россиядә, шулай ук башка илләрдә дә, «В лесу родилась елочка» җырын белмәгән  кеше юктыр. Ә менә аны кем иҗат иткәнлеге һәркемгә дә мәгълүм түгел. Безнең зур дәүләтнең берничә буыны җырны халык иҗат иткән дигән фикер белән үскән. Шекә авыл китапханәсендә рус һәм совет шагыйрәсе, язучы, яңа ел җыры авторы Р.А. Кудашеваның тууына 145 ел тулуга багышланган  танып белү сәгате узды. Балалар күп буын кешеләренең Яңа ел хиты-агачның кайсы урманда үсүе, аның авторлары һәм кайчан язылуы турында мәгълүматны кызыксынып тыңладылар. 

ФОТО


1 август - Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның туган көне. Аңа 75 яшь тулган булыр иде. Бу көн хөрмәтенә Шекә авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен "Роберт Миңнуллинның яраткан әсәрләре буенча"әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче язучының иҗаты һәм тормышы турында сөйләде, танылган әсәрләре белән таныштырды. Караоке астында бергә (фонограмма белән) Р.Миңнуллин шигырьләренә язылган татар телендә җырлар башкарылды. Шагыйрьнең шигырьләрен укыдык, таныш әсәрләрдән табышмакларны һәм өзекләрне чиштек, укыган китаплар, яраткан геройлар турында сөйләштек. Шагыйрьнең танылган әсәрләре һәм шигырьләр җыентыклары белән “Йөрәкләрдә яши аның моңы” китап  күргәзмәсе эшләде.

ФОТО


Шекә авыл китапханәсендә, авыл яшьләре өчен, Пушкин картасы буенча  “Җир сулышы” дип исемләнгән экологик квест-уен узды. Уенда 5 станция узып  «Яшел коткаручылар» һәм «Табигатьне саклаучылар» командалары катнашты. Катнашучылар маршрут кәгазе буенча, берничә этап үтеп экологик биремнәрне чиштеләр, Һәр бирем өчен жетоннар алдылар һәм маршрутка беренче чыккан команда белән уенның төп сүзен ачыклый алдылар.

ФОТО


Үзарасалым акчаларына Угез-Елга авылында юл ремонтланды.

ФОТО


Үзарасалым акчаларына Сәрдәбаш авылында юлларга вак таш җәелде.

ФОТО


Үзарасалым акчаларына Илдус авылында юлларга вак таш җәелде.

ФОТО


Шушмабаш авылынның  Бакча урамында яшәүчеләр тыкрыкны вак  куаклардан чистарттылар.  Бу эш чүп җыйнау  машиналарына  үтергә  уңайлылык тудыру максатларында эшләнде.

ФОТО


Ишнарат авылында 2023 нче елның үзарасалым акчасына балалар мәйданчыгы алдылар һәм  урнаштырдылар. Мәйданчык урнаштыруда авыл халкы бик теләп катнашты.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В.  Шушмабаш авылында яшәүче Фазулзянова Әлфия апаны 90 яшьлек юбилее белән котлап истәлек бүләге һәм рәхмәт хаты тапшырды.

ФОТО


12 июнь-үзенчәлекле көн! Бу көнне һәркемнең күңелендә Бөек Ватаныбыз өчен горурлык хисе уяна.  Бу бәйрәм-Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек һәм гомуми җаваплылык символы! Бу көн хөрмәтенә, Шекә авыл китапханәсендә,  укучылар игътибарына Россия тарихы һәм илебезнең бөек кешеләре турында китаплар тәкъдим ителгән мәгълүмати күргәзмә эшләде. 

ФОТО


6 июнь- бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 224 ел тула. Бу датаны билгеләп үтүнең  иң яхшы ысулы-аның әсәрләрен уку,  Пушкин дөньясын, аның дөньяга карашы чыганакларын аңларга тырышу.

Бу мөһим дата уңаеннан  Шекә авыл китапханәсендә, киң даирә укучылар өчен «Без яңадан Пушкин юлларын укыйбыз» китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә төрле яшьтәге укучылар өчен шагыйрьнең әсәрләре тәкъдим ителде. Башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге укучылар белән «Пушкинны бергә укыйбыз» дип исемләнгән чара узды. Китапханәче яшь укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Бөек рус шагыйренең әкиятләрен, шигырьләрен, повестьларын искә төшердек. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, "Әкиятне сүзләр буенча бел" уенын  уйнадылар.  Пушкин иленә зур юл үтеп, барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр.

Еллар үтә, ә Пушкин юллары, дулкыннар кебек, вакыт аша йөгерә, безне шатландыра, безгә көч, матурлык бүләк итә һәм тормышны яратырга, рус телен, үз халкын һәм туган җирне яратырга өйрәтә. Бу көнне китапханәгә килгән һәр кеше үз Пушкинын – шагыйрьне, рәссамны, драматургны ача алды.

ФОТО


Шекә авыл мәдәният хезмәткәрләре, Сабантуй алдыннан булачак батырларга бүләкләр җыю-борынгы йола бәйрәмен, 3 июнь көнне Шекә авылында уздырдылар. Ул көнне, барлык авылдашлар капка төбендә аларны каршы алып, матур изге теләкләр теләп, бүләкләрен тапшырды, биеде, җырлады. Бүләк җыючыларны тәмле чәй өстәле, коймаклар, конфетлар белән каршы алучылар да күп иде. Җигүле атка утырып авыл урамын бер әйләнү бала-чага өчен иң зур куаныч булды. Өлкәннәрдән матур изге теләкләр ишетү, борынгыдан килгән шушы йоланы яшь буын балалар белән уздыру, балалар өчен үрнәк булса, олы яшьтәгеләр өчен зур горурлык булды. Авыл чын бәйрәм рухына кереп шатланды бу көндә.

ФОТО


Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек эшләре башланды. Әзерләнүнең иң күңелле өлеше – ул бәйрәм үткәрү өчен бүләкләр җыю. Әлеге борынгыдан килгән матур гадәт, үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә.
2 июнь көнне Шекә авыл мәдәният хезмәткәрләре,  Илдус авылында, Сабантуйга бирнә  җыю бәйрәме ясап, авыл халкын бәйрәмгә чакырып кайтты. Бик матур, җылы кабул иттеләр. Һәр хуҗалык капка төбенә чыгып каршы алды, бүләкләрен тапшырды, кушылып биеде, авылда чын бәйрәм рухы сизелде. Бизәлгән машина, милли киемдәге яшьләр бәйрәмнең чын бизәкләре булды. Ахырдан барлык авылдашларын, Сабантуйга бүләк җыючыларны Хакимҗановлар гаиләсе тәмле чәй, коймаклар белән сыйлады. Милли уеннар, җыр-бию һәркемне сагындырган, бәйрәм бик матур узды.

ФОТО


1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, Шекә авыл китапханәсендә "Балачак бәхетле булырга тиеш"күргәзмәсе эшләде.

Авылның балалар мәйданчыгында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды, аның максаты-балаларга, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга үзләрен бәхетлерәк хис итәргә мөмкинлек бирү. Балачакның төп бәйрәме шатлыклы, җылы һәм матур үтте. Концерт номерлары, уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм уңай кәеф бүләк итте. Уеннар чын Сабантуйдагы кебек  ярышулы булды. Балалар чын спортчылар кебек, чын күңелдән ярышып уйнадылар.

ФОТО


27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Бәйрәм уңаеннан Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре, шушы җирлектә китапханәче булып хезмәт итеп, тирән эз калдырган, мөхтәрәм шәхесләр Хәҗәрбикә апа Мухаметшина, Мәрьям апа Халиуллина, Рәзинә апа Ахметҗанованы бәйрәм белән котлап, хәлләрен белеп, эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, алардан киңәшләр тыңлап кайттык. Очрашуда һәр  китапханәче үзе эшләгән елларда булган истәлекле вакыйгалар, үзгәрешләр турында искә алып сөйләделәр. Без китапханәдәге үзгәрешләр, яңаллыклар белән аларны таныштырдык. Язучылар, яңа әсәрләр турында фикер алыштык. Өлкәннәребез безнең эшләр белән интеренет челтәре аша да танышып баралар, эшләребезгә уңай бәя бирделәр, үзләренә көчле, тырыш алмаш китапханәчеләр калуына сөенүләрен белдерделәр. Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә хөрмәтле остазларыбыз.

ФОТО


17 майда традицион рәвештә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен, Шекә авыл китапханәсендә балалар ышаныч телефонын популярлаштыру, авыр, куркыныч тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау буенча «Син ялгыз түгел»темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче локманова Г.Х.  балаларга Халыкара балалар ышаныч телефоны көне нинди максат белән билгеләп үтелүе турында аңлатты. Ышаныч телефонына нинди сораулар буенча шалтыратып була икәнен сөйләде.  «Тылсымлы сүзләр», «Баланс» уеннары уйнадык. Чара ахырында укучыларга «Хәзер мин  беләм»дигән җөмләне тәмамлап, үз фикерләре белән уртаклашырга тәкъдим ителде.

ФОТО


Ростехнадзор идарәсенең Арча бүлеге Шушмабаш авыл җирлегендә шәхси тракторларга техник карау уздырды.

ФОТО


Шекә авылында 65 ел бергә яшәүче Вильсур Рауфович һәм Гөлчирә Корбановна Валеевларны, Гаилә коне уңаеннан, Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов В.В. котлап кайтты.

ФОТО


Гаилә коне уңаеннан, 13 Май көнне Арча районы  ЗАГС бүлегендә , Носы авылында яшәүче Салимҗан һәм Нүрисә Габдрахмановларны 50 ел бергә гомер итүләре белән котладылар. Бәйрәмдә Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов В.В., җирлектә әйдәп баручы белгеч Шәйхетдинова М.Г.да катнашты

ФОТО


Мәктәбебездә “Экологик айлык” кысаларында бик күп эшләр башкарылды. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр Шушмабаш-Носы трассасы буендагы чүпләрне җыйдылар, чишмәләр, мәчет, балалар мәйданчыгы, мәктәп территориясен җыештырдылар. Мәктәп күләмендә экологик плакатлар, көнкүреш калдыкларыннан төрле эшләнмәләр конкурсы үткәрелде. 28 нче апрель көнне мәктәбебездә “Экологик марафон” үтте. Укучылар төрле экологик конкурсларда көч сынаштылар. Әхмәтова Ә., Төхфәтуллин Ә., Ногманова А., Петров К. үзләренең фәнни – тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр. Укучыларның “Без экологик тормыш яклы” дип исемләнгән видеороликлары  тамашачыларда зур кызыксыну уятты, уйланырга мәҗбүр итте.  5, 7 нче сыйныф укучылары үзләре төзи башлаган Носы, Ишнарат, Сәрдәбаш авылларының Кызыл китабын тәкъдим иттеләр. Кичәдә “Ашыт” дәүләт тыюлыгы инспекторлары Рәшит Зиннурович һәм Гөлнара Ильясовна катнаштылар. Алар табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре турында чыгыш ясадылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кичә җанлы һәм файдалы үтте. Барлык укучылар да, гадәттәгечә, ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

  ФОТО


Тормышның төрле өлкәләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән  сабыр, тырыш, түземле, сынмас рухлы, батыр йөрәкле, үзенең милләте, дине өчен гомерен дә кызганмаган хатын-кызлар турында мәгълүмат бирү  максатыннан Шекә авыл китапханәсендә "Алтын хатын-кыз исемнәре" дип исемләнгән чара узды. Хатын-кыз нинди генә өлкәдә эшләсә дә югалып калмавы, зур уңышларга ирешүен искәртеп, үзебезнең Арча районыннан  "Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман "проектында катнашучы мактаулы гражданиннары  Фатхуллина Р.А., Исхакова Р.Г., Шәйхетдинова З.З.,Габдрахманова С. З, Камалетдинова С.С.,Фаттерахманова С.Г., Галимова Д. Х., Насибуллина Р.И.   белән таныштырды.

ФОТО


 26 апрельдә Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан  «Тукай яши безнең күңелдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

ФОТО


“С.З.Габдрахманова исемендәге  Яңа Кенәр урта мәктәбе”  базасында РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны  Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге    “Бәхет биргән туган җирем” X районара  фәнни-гамәли конференциясе булып узды. 8 класс укучысы Әхмәтова А. Һәм 4 класс укучысы Абдуллин К. фәнни-эзләнү эшләре белән уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбызны котлыйбыз, киләчәктә иҗади уңышлар телибез.

ФОТО


Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләр арасында тәмәке тартуның популярлашуын булдырмау һәм электрон сигаретларның таралуын кисәтү максатыннан, 2023 елның 14 апрельдә Шушмабаш авыл Мәдәният йортында “Тәмәке – ул агу!” дип исемләнгән эшлекле уен үткәрелде. Чара барышында яшьләргә “Кеше нинди сәбәпләр аркасында тәмәке тартырга гадәтләнә?” дигән анкета соравына җавап бирергә тәкъдим ителде. 50% - тәмәке тарту тынычланырга ярдәм итә дип саный, 20% - олырак күренү өчен, 20% - читтән караганда тәмәке тартучы күркәм күренә дип саный, 10% яшьләр - аралашкан барлык дуслары тартканга күрә дигән нәтиҗә ясады. Шулай ук озак вакыт тәмәке тартуның аяныч нәтиҗәләре турында документаль фильм күрсәтелде. Чара яшьләрне сәламәт яшәү рәвешен сайларга чакыру белән тәмамланды.

ФОТО


12 нче апрель –Бөтендөнья Космонавтика көне. Шул уңайдан Носы авыл балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында “Космос глазами ребенка” исеме астында кул эшләре күргәзмәсе, кул эшләренә бәйге оештырылды.

ФОТО


7 апрельдә Шушмабаш авыл мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган, Шушмабаш урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан авылдашыбыз катнашында “Күңелле стартлар” үткәрелде. Чарада катнашучы балалар махсус кунагыбыз белән таныштылар һәм төрле спорт конкурсларында ярышып, көч сынаштылар.

ФОТО


Сәрдәбаш авыл клуб территориясендә өмә үткәрдек.

Өмә - ул территорияне җыештыру гына түгел, аралашу да, яхшы кәеф тә, уңай эмоцияләр дә! Өмә бик җанлы һәм актив узды, барысы да дәрт белән тулы иде. Эш нәтиҗәләре барысын да сөендерде!

ФОТО


4 апрельдә Арча “Казан арты” тарих-этнографик музеенда ветераннар (пенсионерлар) арасында оештырылган  “Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!” дип исемләнгән район бәйгесенә йомгак ясалды. Шушмабаш авылыннан бу бәйгегә Әхмәдуллина Халисә, Закирова Гөлчәчәк, Ровнейко Зөһрә апаларның кул эшләре тәкъдим ителде. Халисә апаның күз явын алырлык гөлләмә-светильнигы “Декоратив флористика” номинациясендә икенче урын алды. Зөһрә апа һәм Гөлчәчәк апаларның төсле җепләр белән бәйләнгән башмак, бияләй, пледлары “Бәйләү” номинациясендә өченче урынга лаек булды. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлеге Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

ФОТО


Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Романова Р.Ә.  VI нчы республикакүләм фәнни – гамәли конференция кысаларында оештырылган укытучыларның  фәнни – методик семинарында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

ФОТО


8 нче класс укучысы Әхмәтова Адилә VI нчы республикакүләм фәнни – гамәли конференциядә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Адиләгә киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез.

ФОТО


Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Романова Р.А. Кукмара районы Янель урта мәктәбендә уздырылган “Туган җир сулышы” республикакүләм фәнни – гамәли конференциясендә катнашып, “Функциональ грамоталылыкны үстерүдә минем эш тәҗрибәм” номинациясендә җиңүче булды.

ФОТО


Һәр авылда тирән хөрмәт казанган кешеләр була.Шекә авылында яшәүче ветеран укытучы Вилсур абый Валиев та шундыйлардан. Инде күптән лаеклы ялда булса да, үзе аң-гыйлем биргән укучылары аның турында, безнең Вилсур абый дип горурланып әйтә, ул биргән дәресләрне сагынып искә ала. Авылыбызның мөхтәрәм кешесе бүген  90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Тормыш иптәше Гөлчирә апа белән тормыш коруларына быел 65 ел.

Аларны  шушы күркәм юбилейлары белән Шушмабашс авыл башлыгы Сәгыйтов В.В. котлады, рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ходай биргән гомернең игелеген күреп якыннарын сөендереп, тигезлектә, сәламәтлек белән яшәргә язсын.

ФОТО


Шушмабаш урта мәктәбендә Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар белән очрашу булды.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. Шушмабаш мәктәбендә парламент сәгате уздырды.

ФОТО


Носы мәктәбендә театр атналыгы дәвам итә. 5 нче сыйныф укучылары Туфан Миңнуллинның “Гафият турында әкият” әсәрен сәхнәләштерделәр. Спектакльне тамашачылар яратып кабул иттеләр.

ФОТО


2023 елның 1 февралендә Шушмабаш авыл җирлегендә 2022 елда җирле үзидарә органнарының эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча гражданнар җыены булды. Җыенда Арча муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев катнашты.

ФОТО


Шекә авыл китапханәсендә, Совет һәм Россия язучысы, балалар китаплары авторы, драматург, сценарист, телевидение алып баручысы Эдуард Николаевич Успенскийның (1937-2018) тууына 85 яшь тулу уңаеннан, "Зәңгәр вертолетлы  тылсымчы» дип исемләнгән чара узды.

ФОТО


1-10 декабрь инвалидлар ункөнлеге бара. Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә  үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан Шекә авыл  китапханәсендә “Алар көчле рухлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә  физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз иҗаты белән беррәттән, танылган шәхесләр Р. Нәбиев, блогер М. Зарипова тормышы белән танышырга мөмкин иде.  

Кече яшьтәге укучылар өчен "Җир йөзендә яхшылык" дип исемләнгән чара узды. Чарада нинди кешене игелекле, ярдәмчел дип атап була, кешеләрдәге шәфкатьлелек сыйфатлары турында сүз барды.

Мәдәният хезмәткәрләре авылыбызда ике инвалид бала тәрбияләүче Василовлар гаиләсенәдә булды.Алар балалар белән аралашып, бераз гына булса да күңелләрен күреп кайттылар. Шатлыкларын яшермичә, гаилә башлыгы Фәридә апа,  гаиләләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

ФОТО


Әниләр көне-ул иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки балачактан ук һәркем үз күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас әни образын йөртә, ул барысын да аңлар, кичерер, һәрвакыт үкенер һәм чын күңелдән яратыр. Шушы уңайдан  Шекә авыл  китапханәсендә "Әниләр-олыг затлар"исемле китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә матур  әдәбият, әни турында шигырьләр һәм башкалар тәкъдим ителде. Әдәби геройлар, кайберләре бәхетле, кайберләре бәхетсез, һәрберсе үзенчәлекле. "Ана" образының бөеклеген чагылдырган бу әсәрләр һәркемгә ошады һәм зур кызыксыну белән укуга алынды.

ФОТО 


Укучыларга кеше хокуклары һәм ирекләре турында төп күзаллаулар бирү, бала хокуклары турында конвенция белән таныштыру максатыннан, Шекә авыл китапханәсендә  "Мин хокуклы" дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Чарада укучылар Кеше хокуклары, кеше тормышының кыйммәтләре турында күзаллаулар алдылар, мәктәптә һәм өйдә, җәмәгать урыннарында һәм урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. "Хокукларны бел" эшлекле уены үткәрелде, анда бала хокуклары турында конвенциядә язылган балалар хокуклары каралды, балаларга таныш әкияттән әдәби геройлар, аларның хокуклары балалар хокукларын яклау турында Декларация күзлегеннән бозылган тормыш хәлләре турында фикер алыштылар. Чарага «Синең хокукларың һәм әкият илендә»китап күргәзмәсе оештырылды.

ФОТО


Һәр баланың тормышында Әни – иң мөһим кеше. Баланың теле “әни” сүзе белән ачыла. Укучылар дәрестә Әни бәйрәме турында сөйләделәр,видеофильм  эчтәлеге буенча интерактив биремнәр башкардылар.

 ФОТО


Шушмабаш авылында көздән язгы ташуга әзерлек бара.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлеге 5 нче ноябрь көнне Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

ФОТО 


4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Шушмабаш авылы китапханәсе мөдире Чулпан Зарипова җирле мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары белән “Бергә булыйк, бердәм булыйк” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды.

Укучылар дуслык, бердәмлек турында сөйләшкәннәр, шул хактагы мәкальләр белән танышканнар, аларның мәгънәләрен аңлатканнар, “4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышканнар.

Балалар дуслык ромашкасын җыю ярышында да катнаштылар. Бу уенда укучылар, дуслык сүзенә туры килердәй сыйфатларны гына сайлап, дөрес итеп ромашка җыйдылар.

ФОТО


Авыл яшьләренең ялын файдалы үткәрү максатыннан, Носы авыл мәдәнят йортында төрле чаралар, әңгәмә, интеллектауль уеннар даими үткәрелеп тора. Шуларның берсе 4 ноябрь көнне, “Ак һәм кара” исеме астында, яшьләр арасында уздырылган шашка ярышы. Егетләр тырышып уйнадылар, бер-берсе арасында көчләрен сынаштылар, матур уен күрстеп, ялларын файдалы үткәрделәр.

ФОТО


3 ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән озайтылган көн группасында С.Я.Маршак (балалар язучысы Самуил Маршакның тууына 135 ел булу уңаеннан )әсәрләре буенча интерактив уен-сәяхәткә чумдык. Бу уен танып-белү күнекмәләрен үстерү, балаларның иҗади сәләтләрен ачу, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну тәрбияләү, әсәрдән уңай һәм тискәре геройларны аера белергә өйрәтү максаты куелган иде. Кичә барышында С.Я.Маршак әсәрләре буенча викториналар үткәрелде.

ФОТО


Спорт кешеләрне берләштерә

9нчы сыйныф укучысы Хәйруллин Илнур Арча муниципаль районының белем бирү учреждениеләре укучылары арасында туристлык слетының Б төркемендә узган спорт ориентлашуы (лабиринт) буенча ярышларда 3нче урынны алды.

Илнурга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ФОТО


Өлкәннәр көне уңаеннан, Сәрдәбаш һәм Носы мәдәният йортларында  " Фасылларны айлар, еллар саный... ” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдык. Чәй өстәле артында матур җырлар тыңлап, үзләре дә яшьлекләренә кайтып, төрле күңелле уеннар уйнап, хатирәләр яңартып, җырлап, биеп күңел ачтылар.

ФОТО


Шекә авылы китапханәсе , авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре тирән ихтирам һәм игътибар билгесе итеп авылның иң өлкән кешеләрен, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын һәм озак еллар мәдәният өлкәсендә китапханәче булып эшләгән пенсионерларны бәйрәм белән котладылар.

ФОТО


Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм  үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле кешеләргә багышлана. Шекә авылы клубында ,  өлкәннәр катнашында “Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне” дип исемләнгән  әдәби-музыкаль кичә узды. Чараны  авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. бәйрәм белән котлап  башлады, китапханәче Локманова Г. Х. матур шигырьләр укып, өлкәннәребезне уйнатып  чараны алып барды. Чара чәй өстәле артында күңелле уеннар, концерт номерлары  белән үрелеп барды.  Шекә башлангыч мәктәбе укучылары , балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, авыл үзешчәннәре   шигырьләр, милли биюләр,  матур җырлар  бүләк иттеләр. Өлкән яшьтәге кунакларыбыз мавыктыргыч уеннарда катнашып, үзләренең  зирәклекләрен, тапкырлыкларын  күрсәттеләр.

Бәйрәмдә  күңел җылысы һәм шатлык хисе  тулып торды. Безнең өлкәннәребез  бер-берсе белән аралаша, шатлыклары белән уртаклаша алдылар, биеп ,  яраткан җырларын башкарып күңелле ял иттеләр.   Чара ахырында өлкәннәребез рәхмәт сүзләрен әйтеп,  илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге өчен дога кылдылар.

ФОТО


Өлкәннәр көне уңаеннан Шушмабаш мәдәният йортында "Гомер көзләренә керсәгез дә,язлар яши сезнең күңелдә" дигән тематик кичә узды. Өлкәннәрне Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. котлады.  Өлкәннәргә Шушмабаш  мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, авыл җирлеге хезмәткәрләре хезмәт күрсәтте. Кичә чәй өстәле артында җыр бию уеннар белән үрелеп барды.

ФОТО


1-октябрь өлкәннәр көне уңаеннан Носы авыл Мәдәният йорты һәм Носы авыл китапханәсе хезмәткәрләре авылыбызның иң өлкән кешеләре Сафина Әминә әби һәм Мортазин Габделбарый бабайның өйләрендә булып, хәлләрен белеп,  күңелле итеп сөйләшеп утырып, бәйрәм белән котлап кайтты. Аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.

ФОТО


Интернет хәзерге балалар тормышының бер өлешенә әйләнде, хәтта кечкенә балаларның да. Балалар кечкенәдән  компьютер һәм интернетны үзләштерә башлый. Алар бик аралашучан һәм аларның тормышына социаль челтәрләр, интернетта тере аралашу өчен төрле хезмәтләр кергән. Яшь кулланучылар өчен бу онлайн аралашу куркынычсыз булсын өчен, аларны челтәрдә дөрес, этик һәм куркынычсыз тәртипкә өйрәтергә кирәк. Бу максаттан башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә «Интернеттагы балалар – файдалы һәм куркынычсыз интернет» темасына белешмә сәгате  үткәрделәр

ФОТО


ҖЧҖ "Балтач Агрохимсервис" оешмасы Шушмабаш авылы янындагы рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү эшен тәмамлады.

ФОТО


Шушмабаш авылында тагын бер чишмә төзекләндерелде. Авыл җирлегенә чишмәне төзеләдерергә, Шушмабаш авылының җәмагать эшләрендә актив катнашучысы  Гайнетдинов Мансур абый ярдәм итте.

ФОТО


«Сак бул, Интернет!» Татарстанда цифрлаштыру елы уңаеннан Программистлар көненә Шушмабаш мәдәният йортында яшьләр арасында анкета-сораштыру булды.

ФОТО


17 сентябрь конне мэктэпкэчэ яшьтэге балалар белэн "Козбикэдэ кунакта" дип исемлэнгэн козге табигатькэ сэяхэткэ чыктык.

ФОТО


5 класс укучылары белән “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән белешмә сәгате үтте. Халык сәнгате һәм халыкларның мәдәни мирас елы уңаеннан, илебездә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен, этно мәдәни күптөрлелеген, төрле милләт вәкилләренең мәдәни үзенчәлеген өйрәнү максатыннан , китапханәдә "Мәдәни мирасны буыннан - буынга" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде, обзор ясалды..

ФОТО


Шушмабаш авыл жирлеге башлыгы мәдәният хезмәткәрләре белән эшлекле киңәшмә уздырды. Яңа Кырлай авылында узучы «Ат көне - 2022» традицион ат - спорт бәйрәмендә катнашу,  өлкәннәр көнен уздыру,  территорияләрдә өмәләр уздыру буенча фикер алыштылар.

ФОТО


 14 сентябрь көнне Шекә авыл клубында мәдәни мирас елы уңаеннан «Табышмак — бил алышмак» дип исемләнгән уен-әңгәмә уздырылды. Балалар элеккеге заман табышмакларын,хәзерге заманныкыларны,әдәби геройлар турында табышмаклар чиштеләр.

ФОТО


Шекә авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар белән, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау, юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне камилләштерү, балаларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан, «Юл йөрү әлифбасы» дип аталган танып-белү-уен сәгате узды.

ФОТО


Үзарасалым акчасына Шушмабаш авылында су башнясын ремонтлау эшлэре төгәлләнде.

ФОТО


Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында Носы төп белем бирү мәктәбе укучылары балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә басылып чыга торган газета һәм журналларга күзәтү ясадылар. Көндәлек матбугат басмалары белән танышып бару укучыларны татар әдәби теленә игътибарлы һәм сак булырга өйрәтә, һәр сүзнең мәгънәсен белеп, урынлы һәм дөрес куллануның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын төшендерә. Шулай ук аларның күзәтүчәнлекләрен үстерә, аралашучан һәм җор телле булырга өйрәтә.

ФОТО


Балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының «Ана даны - Материнская слава» медале белән Илдус авылыннан 7 бала анасы  Хәбибрахманова Гөлгенә Шәймулла кызы бүләкләнде. Гөлгенә Шәймулла кызына медальне Арча районы башлыгы Нуриев И.Г. тапшырды.

Хәбибрахмановлар гаиләсе барлык уңайлыклары булган йортта яши, шәхси ярдәмче хуҗалыклары бар. Алар бик тырыш һәм хуҗалык сөючән кешеләр, йортта барысы да аларның тырышлыгы һәм осталыгы белән булдырылган. Әлеге үрнәктә балалар да тәрбияләнә. Бөтен эшне  бердәм булып бер-берсенә ярдәм итеп башкаралар. Барлык мөнәсәбәтләр дә үзара хөрмәткә нигезләнгән.

Гөлгенә Шәймулла кызы тормыш иптәше Айдар белән балаларның мәнфәгатьләрен һәрвакыт яклый, аларга ярдәм итә, аларны тәрбияләү һәм үстерү өчен лаеклы шартлар тудыра, алар белән аралашу өчен һәрвакыт вакыт таба. Алар зур һәм кечкенә балалар белән аралашуда дус, ышанычлы атмосфера тудыра беләләр.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сэгыйтов В.В. җирлекнең иң өлкән кешесе Асия апаны 99 яше белән котлап кайтты.

ФОТО


Шахмат, шашка-уй фикерләрне туплауга юнәлдерелгән спорт уеннарының берсе. Әлеге уен яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максатыннан, Шушмабаш авыл Мәдәният йортында 20 июль көнне яшьләр арасында  Халыкара шахмат көненә карата шахмат  турниры узды. 

 ФОТО


Тормышта һәрбер бала туп белән таныш. Туп белән уеннар баланың аралашу ихтыяҗын уята, үз яшенә хас булмаган  хәрәкәтсезлектән арындыра, кул бармакларының актив хәрәкәтләнүе сөйләм үсешенә уңай йогынты ясый. Шушы максатларны күздә тотып , 6 июль көнне, Шушмабаш авыл Мәдәният йорты каршында балалар өчен туплы уеннар оештырылды.

ФОТО


Шекә авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында " Бала хокуклары- нәрсә ул?" темасына танып- белү викторинасы узды. Китапханәче "Бала хокуклары" презентациясе аша, балс хокуклары конвенциясендә күрсәтелгән төп хокуклар һәм ирекләр белән таныштырды.
Чара барышында укучылар үзләренең белемнәрен " Әкиятләрдәге закон", "Хокук кайда, һәм җаваплылык кайда", "Граждан булырга өйрәнергә" ситуация биремнәрен үтәп сынадылар. Аннары "Сезнең хокукларыгыз әкият илендә" китап күргәзмәсе аша, хокук бозучылар, әкият героеның хокукларын ачыклап викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ФОТО


Шекә авыл китапханәсе,  авыл клубы белән берлектә, өлкәннәр көне уңаеннан  авылның иң өлкән кешеләрен, тыл ветераннары Асия апа Шайхиева, Бәдәр апа Асадуллина, Хәсәнә апа Кашапованы бәйрәм белән котлап, хәлләрен белеп,  вакытлы мәтбугат яңаллыклары белән таныштырып кайттык.
Бөек Ватан сугышы елларында  тылда Җиңү көнен якынайту өчен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән әбиләребезнең ул еллардагы хезмәте фидакарьлеккә тиң.  Без моны онытырга тиеш түгел.Бүгенгесе көндә  авылыбыз  ветераннары һәр туган көнгә сөенеп бәхетле картлык кичерә. Картлык - шатлык түгел дисәләр дә, битендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлылык, якты нур бөркелеп торган ак яулыклы әбиләрнең яшәүдән тәм табып, сөенеп, шөкер-ана кылып, көн яңаллыклары белән танышып яшәүләрен күргәч күңел сөенә.
  Шулай ук  мәдәният өлкәсендә эшләп, лаеклы  ялга чыккан Мәрьям апа Халиуллина, Рәзинә апа Ахметзянованың хәлләрен белеп, бәйрәм белән котладык.
Хөрмәтле ветераннарыбыз!
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

ФОТО


Шекә авыл китапханәсендә , “Сәламәтлек сагында” дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплар, информацион материаллар тәкъдим ителде. Китапханәче китапханәгә килгән һәр укучы белән, " Сәламәтлегең нигезе нәрсә?" соравына җавап эзләп, өлкән кешеләрнең фикерләрен, киңәшләрен  тыңлады. Сәламәтлегенә битараф булмаган һәркем күргәзмәдә үзенә кирәкле мәгълүмат ала алды.

ФОТО


Китапханәдә «Көз килде, уңыш булды»дигән бәйрәм узды. Урамда  салкын, ә бездә җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Балаларга кунакка  көз кызы  үзе килде (китапханәче Локманова Г. Х). Китапханәче балаларга көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре, көзге бүләкләр турында сөйләде, табышмакларга җавап бирде. Балалар көзнең матурлыгына сокландылар, шагыйрьләрнең  сукмакларында яшеренгән елның матур фасылы билгеләрен таптылар, мәкальләр, әйтемнәрне  искә төшерделәр һәм күңелле уеннар уйнадылар.  Китапханәдә узган бәйрәм - ул һәрвакыт искиткеч могҗизалар, Тылсымлы буяулар, балаларның яңгыравыклы көлүе,елмаюлар һәм күңел ачу. , Китапханәдәге кызыклы чараларда катнашып  балаларның кәефләре күтәрелеп, бирегә гел киләсе килеп торулары безнең өчен зур сөенеч.

ФОТО


Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, " Сак булыгыз! Мошенниклар!» темасына акция игълан итте. Китапханәче алдашуның яңа ысуллары турында сөйләде , теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга, ничек корбан булмаска, нинди тәртип кагыйдәләрен истә тотарга кирәклеге,  ничек җинаятьчене танырга һәм нинди моментлар сагайтырга тиешлеге аңлатылды. Акциядә катнашучыларның барысынада иң киң таралган мошенник схемалар турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды.

ФОТО


Носы авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискны 2021 ел үзарасалым акчасына төзекләндерделәр, һәлак булганнар исемлеге дә  яңартылды. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Носы мәктәбе укучылары, Носы мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш чоры балаларын да чакырып обелискны ачу тантанасы уздырдылар.

ФОТО


Җәй ел фасылының иң матур, бай чагы.Шекә авыл  китапханәсендә  оештырылган "Җәйге хәзинәләр" китап күргәзмәсе дә киң катлам китап укучыларга җәй хәзинәсе дару үләннәрен кайсы авырту вакытында кулланырга, яшелчәләрнең файдасы , кышка саклау буенча мәгълүмат бирү максатыннан оештырылды. Күргәзмә буенча китапханәче киң катлам китап укучылар белән " Табигать тиңсез хәзинә" темасына мәгълүмат сәгате уздырды,  һәр укучыга  файдалы мәгълъмат биреп, «Кышка иң тәмле салат рецептлары», «Дару үләннәре» буклетларын бүләк итте. Буклетта дару үләне кайсы авырту вакытында файдалы, яшелчәләрдән кыш өчен салатлар ясау рецептлары тәкъдим ителде.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлегендә Гаилә, мәһәббәт һәм тугрылык  көне уңаеннан бик куп еллар парлап гомер итүче гаиләләрне котладылар. Шекә авылыннан 62 ел бергә иңне иңгә куеп гомер итүче Вилсур һәм Гөлчирә апайлар, Шушмабаш авылыннан 50 бергә гомер итүче Әдһәм һәм Маһинур апайлар, Мәхмүт һәм Халисә апайлар, 43 ел бергә  гомер итүче Габдельфәт һәм Рәмзия апайлар. Аларга озын гомер, исәнлек-саулык, тагын да бик куп еллар парлап гомер итүләрен теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ФОТО


Шекә авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре, Шекә авылында милли бәйрәмебез  Сабантуйга бүләк җыю оештырдылар.

ФОТО


19 нчы майда Шушмабаш авыл җирлегендэ шәхси тракторларга техник карау уздырдылар.  

ФОТО


Быел узенен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Носы авылында яшәүче  Мортазин Габделбарый абый ясаган чишмәләр авылга ямь өстәп торалар. Быел да Барый абый яшьләр белән бергә өмәдә катнашты.

ФОТО


Шушмабаш мәктәбендә “Туган җир” дип аталучы түгәрәк өстәлдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, аграр  көллият директоры Зөлфәт Дәвләтбаев, Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов, Северный  хуҗалыгы баш икътисадчысы Фаил Котдусов, әлеге хуҗалыкның яшь белгечләре Ләйсән Хәмитова һәм Рәмлә Сагдуллина, өлкән класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Бу чара яшь буынны туган җирдә калдыру максатыннан район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы белән оештырылды.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары, Арча район башкарма комитетынын җаваплы хезмәткәрләре катнашында семинар киңәшмә узды. Көн тәртибе буенча Носы төп гомумбелем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачтылар, Шушмабаш авыл мәчетендә, Шушмабаш балалар бакчасында һәм Шекә авылында үзарасалым акчасына төзекләндерелгән чишмәдэ булдылар. Соңыннан Шушмабаш мәдәният йортында фикер алыштылар һәм төрле җирле әһәмиятле мәсьәләр  чишккәндә узләренен тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В.  куп еллар авыл җирлегендә эшләп лаеклы  ялга чыккан, бугенге көндә Носы авылында ялгызы гомер итүче Шамсетдинова Гөлфия апаны 70 яшьлек юбилее белән котлап, хәлләрен белеп кайтты. Аңа озын гомер, нык сәламәтлек теләп бүләген тапшырды.

ФОТО


20 февраль көнне Носы мәдәният йортында Халыкара Туган тел көненә карата "Тел - күңел көзгесе" дип исемләнгән әдәби бәйге үтте.

ФОТО


Шушмабаш авыл китапханәсендә “Тел күрке сүз” исемле әдәби кичә уздырдык.

Әдәби кичә Габдулла Тукайның “Тәфтиләү” җыры белән башланып китте.Кичәдә “Без татарлар!” ,”Ана теле” шигырьләре яңгырады.  Бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да:  “Алар каян көч алган?” –дип куябыз. Ул көч халыкта,туган җирдә,туган телдә... Ул көч –халык көйләрендә,халык моңнарында . Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, аның теле икәнлекне укучы балаларга аңлаттык . Галимнәребез, язучыларыбыз татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр:

Әй  син, телем,туган телем,

Җир астыннан тарих серен табар телем...

Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим .

Җырга салып сине,милли көйләр көйлим.

Халык үзенең телен ,оста бакчачы кебек , мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып,матурлап ,иң тирән  фикерләрен,иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”,-дип язган  Гомәр Бәширов.  Кичә барышында “Ак калфак” клубына йөрүче апалар туган телгә карата бөек язучыларыбызның шигырьләрен сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр,бирелгән табышмакларга җаваплар бирделәр.

Кичә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Туган телгә багышланган кичә бик эчтәлекле һәм  күңелле үтте.

ФОТО


Ленинград камалышыннан тулысынча котылуның 77 еллыгы уңаеннан Шекә авыл  китапханәсендә “900 көнлек блокада” дип аталган тематик чара үтте.Чарада китапханәче укучыларга "Блокада Ленинграда" презентациясе ярдәмендә Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында сөйләде.

ФОТО


Шекә авыл китапханәсе татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү максатыннан «Ак калфак» оешмасына йөрүче хатын-кызлар белән “Онытылмасын гореф-гадәтләр” дип исемләнгән кичә үткәрдек.
Кичәгә әзерлек эше буларак чигүле эшләнмәләр, борынгы намазлык, тәсбихлар барланды. “Ак калфаклы халкым мәңге яшәр” күргәзмәсе аша ,китапханәче чигү сәнгате, бу сәнгатнең бүгенге көндә тиңсез хәзинә икәнен искәртеп сүз башлады . Кулдан эшләнгән намазлыклар, тәсбихлар каралды. Һәр катнашучы үзе алып килгән намазлык, тәсбихларның үзләренә кемнән истәлек булып калуын сөйләделәр.Кичәнең икенче өлешендә өлкәннәр үзләре уйнап үскән, “Йөзек салыш” , “Тукмаклы” “Капкалы”, “Ачык авыз” уеннарын уйнады, уен җәзасы буларак мәкальләр, тизәйткечләр , әдәби әсәрләр буенча сораулар, кызыклы “җәзалар” бирелде. Бирелгән сүздән яңа сүзләр уйлап , “Көйне таны” уенында татар халык җырларын таныдык . Кичә бик күңелле, матур һәм җылы атмосферада үтте.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлегендә электр линияләренә, газ торбаларына төшү куркынычы булган зур агачларны кисү оештырылды.

ФОТО


Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы нигезендә, Северный авыл хуҗалыгында эшләүче Асадуллиннар гаиләсенә Шушмабаш авылында яңа йорт төзелә башлады.

ФОТО


Угез-Елга авылында туып үскән, бугенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Садриева Мөкәррәмә Габделгабит кызы, өлкән яшьтәге пенсионер  булуына карамастан, уз акчасына мәдрәсә төзетте. Ул Угез Елга авылына һәрвакыт ярдәм итеп тора. 2019 нчы елда авыл уртасына бик матур чишмә төзеткән иде.  Авыл халкы Мөкәррәмә апага бик рәхмәтле.

ФОТО


6 октябрь көнне Сәрдәбаш авыл клубында, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында  "Җыр һәм бию дәүләт ансамбле" концерты булды.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлегенен 8 нче округ депутаты Залялиев Рәдиф Низаметдин улы,  Ишнарат авыл халкы белән берлектә өмә ясап  зират  коймасын буяуны оештырды. Ишнарат авыл халкы өмәләрдә бик актив катнаша.  Өмәдә катнашучыларга Залялиев Р.Н. табигать кочагында чәй  табыны әзерләп, куңелле ял да оештырды.     

ФОТО


21 август Россия флагы көнен каршылап  Шекә авыл китапханәсе , Шекә авыл клубы белән берлектә , кече һәм урта яшьтәге балалар өчен «Россия символларында –ил тарихы»дип исемләнгән  танып - белү-уен сәгате узды. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларынын тану, символик әһәмиятен аңлый белү. Чара башында балалар асфальтта Россия флагын ясадылар. Китапханәче балаларга аңлаешлы формада ,Россия флагы тарихы,  символик әһәмиятләре  турында сөйләде. Балалар дәүләт һәм һәр гражданин тормышында символларның  әһәмияте һәм мөһимлеге турында күзаллаулар алдылар. Балаларга «ак - зәңгәр - кызыл» дип исемләнгән табышмаклар бирелде, «Флагны  тапшыр»уен – эстафеталары, хәрәкәтле уеннар оештырылды. Уен кагыйдәсе буенча җәза итеп балаларга Россия флагы турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан сораулар бирелде. Чарага 15 бала катнашты.

ФОТО


Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сэгыйтов В.В. 55 ел парлап гомер итүче Шекэ авылында яшэүче Закировлар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән котлап кайтты.

ФОТО


Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Шушмабаш авыл җирлеге хезмәткәрләре  зөбәрҗәт туйларын билгеләп узучы Юсуповлар гаиләсен котлап кайтты.

Юсупов Хәйдәр Йосыф улы 1938 нче елның 2 нче июнендә Шушмабаш авылында туган, Юсупова Фирая Касыйм кызы 1942 нче елның 22 нче апрелендә Балтач районы Кенәбаш авылында туган. 1964 нче елның августында өйләнешәләр. Северный хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыгалар.

Аларның  6 балары бар.1965 нче елгы уллары Раушан бугенге көндә Марий-Эль Республикасы, Марий-Төрәк районы Зур Карлыган авылында  яши. 1967 нче елгы кызлары Раушания  Арча районы Байкал авылында яши. 1973 нче елгы кызлары Руфина Шушмабаш авылында яши, Шушмабаш врачлар амбулаториясендә   шәфкать туташы булып эшли. 1978 нче елгы уллары Рәшит Шушмабаш авылында яши, “Северный” хуҗалыгында вет.врач булып эшли. 1982 нче елгы кызы Рәмзия Арчада яши, балалар бакчасынада татар теле тәрбиячесе булып эшли. Улы Ростәм Шушмабаш авылында имам вазыйфасын башкара. Бугенге көндә уллары Рөстәм киленнәре Ясирә белән Шушмабаш авылында гомер итәләр.

       Юсуповлар бик бай гаилә. Аларның бугенге көндә 6 балалары, 12 оныгы, 6 оныкчыклары бар. 

ФОТО


7 март конне Шекэ авыл клубында "Тормыш яме - Энкэй,хатын-кыз!" дип исемлэнгэн Октябрь,Свердлов хэм Коммуна урамнары концерты булып узды.

ФОТО


7-нче март көнне Шушмабаш авыл китапханәсендә “Алтын куллы  әнием!” дигән тематик кичә үткәрелде .Монда "Таяныч" ветераннар клубы членнары катнашты. Китапханәче бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Килгән китап сөюче хатын-кызларны бәйрәм белән котлап шигырьләр укылды, “Әниемә” исемле җыр башкарылды, викторина уздырылды,Нурания апа "Ялгыз ана" мөнәҗәтен әйтте,Әлфия апа башмак бәйләү серләрен ачты,Нургазидә апа апрельдә узачак референдум белән таныштырып үтте.

ФОТО


23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан   «Без синең оныкларың, Җиңү» Төбәкара акциясенә кушылып, Шекә авыл  китапханәсендә  “Якташларыбыз батырлыгы белән дан тота” мәгълүмати-танып-белү сәгате уздырылды. Ул җир йөзендә безнең өчен тынычлык яулап көрәшкән кешеләр һәм сугыш елы вакыйгалары турында тагын бер кат искә төшерү, патриотик тәрбия бирү, сугыш ветераннарына мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Укучылар Арча  районының кыю сугышчылары, аларның батырлыгы, даны һәм Ватан өчен кылган каһарманлыклары турында белделәр.

ФОТО


X Дөньякүләм "Әдәби марафон"

21 февраль көнне, Туган тел көнендә, Шекә авыл китапханәчесе  Локманова Г. Х Казан шәһәрендә үткәрелгән Х Бөтендөнья әдәби марафонының  финал тантанасында катнашты. Әдәби марафон кешеләрдә уку һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли. Тантанага күп кенә язучылар һәм 1080 нән артык әдәби марафончы чакырылган иде. Рәхмәт сүзләре белән бергә язучылар да туган телебезгә кагылышлы фикерләрен һәм киңәшләрен әйттеләр. Татар телендә   китаплар  укучылар  булганда, татар теле яшәячәк. Туган тел көнендә үткәрелгән бу чара,  туган телебез белән горурланырга мөмкин булуын тагын бер кат аңларга мөмкинлек бирде.

ФОТО


Туган телем-Татар теле. Мәгълүмат көне.

Ел саен, 21 февральдә, без Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәбез. Бу көн, барыннан да элек, юкка чыга торган телләрне яклауга юнәлтелгән. Һәм бу бүгенгесе көндә бик мөһим һәм актуаль проблема.

Шул уңайдан, Шекә авыл китапханәсенә 20 февраль көнне, 10: 00 сәгатьтә, Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне,  кече яшьтән үк балаларда туган телгә мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү максатыннан «Татар теле - Анам теле»дип исемләнгән мәгълүмат сәгатенә чакырдык. Чара «Туган тел» җыры белән башланып китте. Балалар китапханәче белән берлектә "Туган тел" төшенчәсенә аңлатма бирделәр. Бергәләп татар халык ашларын, милли киемнәрен, бәйрәмнәрен, мәкальләрен, әкиятләрен  искә төшерделәр. Татар халык уеннарында бик теләп катнаштылар.

Туган як, татар теле, Татар халкының көнкүреше турында белемнәрне ныгыту, үз милләтең өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан 13: 00 сәгатьтә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.Алар белән «Туган телем-Татар теле " интеллектуаль уены үткәрелде. Китапханәче балаларны бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. “Туган телем-татар теле " китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Балаларны сүзлекләр белән таныштырды, ни өчен бездә ике дәүләт теле: рус һәм татар теле турында фикер алыштылар. Кайбер сүзләрнең татар теленә тәрҗемәсен сүзлекләр аша ачыкладылар. Аннары катнашучылар ике командага бүленеп, төрле өлкәләрдә туган телне ни дәрәҗәдә белүләрен  биремнәр аша тикшерә алдылар. Уенны йомгаклап  барысы бергә “Туган тел” җырын  башкардылар

ФОТО


"Халкыбыз каһарманы"

  15 февраль герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан  Шекә авыл китапханәсендә кече яшьтәге китап сөючеләр белән   “Халкыбыз каһарманы” исемле шигырь  кичәсе уздырдык. .Китапханәче  М. Җәлилнең балачагы, үсмер вакыты турында кыскача  сөйләде,  аның тормыш мизгелләре белән таныштырды. . Сугыш вакытында төрмәдә иҗат иткән шигырьләре тупланган “Моабит дәфтәрләре” балаларга зур кызыксыну уятты. “Халкыбыз каһарманы”  күргәзмәсендәге китаплардан башлангыч сыйныф укучылары Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, балалар бакчасы балалары. Ф. Әхмәтов көенә М Җәлил сүзләренә язылган  “Сәгать” җырын җырладылар. Туган иленә тугырылыклы,  герой шагыйрьнең  әсәрләре  балаларда,  аның батырлыгына соклану уятты.

 

Гульшат Локманова

ФОТО


"Әкиятле балачак"

Әкиятләрне барлык балалар да ярата: кызыклы тарихлар, тылсымлылык, көтелмәгән хәлләр - болар барысы да балаларны китапка җәлеп итә. Шекә балалар бакчасында Шекә авыл китапханәчесе Локманова Г.Х.  «Әкиятле балачак»дип исемләнгән  кычкырып укулар уздырды. Балалар әкиятләрне кызыксынып тыңладылар, бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Әңгәмәдә актив катнаштылар  һәм китапханәче сорауларына җавап бирделәр.

ФОТО


«Белгәннәрдән өйрәник» . Мастер класс

Безнең халык элек-электән кич утырган, чигү чиккән, бәйләү  бәйләгән, башка кул эшләрен башкарган. Хәзер бик рәхәт, җитеш тормышта яшибез. Кибетләрдә теләгән әйберне сатып алырга була. Шулай да  үз кулларың белән,  күңел җылысы  биреп эшләгән кул эшләре, татар хатын кызының уңганлыгын күрсәтә. Бүген без китапханәбездә  “Белгәннәрдән өйрәник” дип исемләнгән, башмак тегү буенча  мастер класска җыелдык.Китапханәче “Мең дә бер киңәш” күргәзмәсе тәкъдим итеп, Эшкә өйрәнү, һөнәр, осталык турында татар халык мәкалләре белән таныштырды.  Мастер классны авылыбызның оста куллы тегүчесе Кәримә Хакимҗанова алып барды.Башмак өчен өлгеләр тәкъдим итеп, нинди материал сайларга, ничек кисәргә,  каян тегә башларга һәммәсен аңлатып, эш алымнарын күрсәтте . Авыл хатын-кызлары өчен кирәкле, файдалы эш өйрәтүегез  өчен бик зур рәхмәт Сезгә Кәримә апа. 

ФОТО


15 февраль  көнне Шекэ авыл клубында Ворошилов урамы узешчэннэре  ТАССР нын 100 еллыгына карата концерт куйдылар.

ФОТО


Шушмабаш мәдәният йортында, урам концертлары кысаларында, 1 нче февраль көнне Шушмабаш авылының Бакча, Мәктәп, Такташ урамнары үзешчәннәре “Кемдә нәрсә, бездә туй” дип исемләнгэн концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

ФОТО


Шекә авыл клубында Илдус авылы узешчәннәре, Илдус авылына 100 ел уңаеннан,  "Илдуслылар җыелган жирдә" дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

ФОТО

Нәкъ менә Яңа ел төнендә барлык өлкәннәр дә бер мизгелгә бала булып, могҗизага ышана . 30 декабрь көнне без авылдашларыбыз белән бергә Бал-Маскарад уздырдык. Кичебез  тылсым, уен һәм әкият атмосферасында узды. Яңа стильдә Кыш бабай белән Кар кызының барлыкка килүе күңелле атмосфера тудырырга ярдәм итте һәм барысына да кызык булды. Һәр катнашучы Кыш Бабай бүләге алды, барысы да җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар, Кыш бабайның табышмакларына җаваплар бирделәр. Барлык катнашучылар да, киләсе елга бик күп уңай энергия алып, үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.

ФОТО


Яңа ел могҗизасы. Шекә авыл китапханәсендә Интелектуаль уен узды. 

Серле дә, тылсымлы да бу Яңа ел. Яңа ел дигәч тә, күз алдына ямь- яшел чыршы килеп баса. Аны өлкәннәр дә, балалар да сагынып көтеп алалар. Башлангыч сыйныф укучылары белән “Яңа ел могҗизасы” темасына оештырылган интеллектуаль уенда  да  без әнә шул хакта сөйләштек.”Яңа ел килә безгә” китап күргәзмәсе аша укучылар  Яңа ел турында белемнәрен ныгыттылар, чыршы, Кыш бабай, Кар кызы турындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Матур әдәбият әсәрләре аша кыш, Кыш бабай образы күзалланды,  тылсымлы әкиятләр, шигырләр укылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.

ФОТО


Шушмабаш мәдәният йортында «Халыклар бердәмлеге» көненә багышланган музыкаль кичә узды.

ФОТО


Сәнгать төне” акциясе.

Бу кичне Шекә авылы китапханәсендә  эшләүче “Ак калфак”  оешмасы членнары   чын  сәнгать дөньясында булды . " Сәнгать дөньясында -хыялланырга, укырга, ижат итәргэ"  китап кургәзмәсе аша оста куллы Фоадия апа Хайруллинанын  кул эшлэре белән таныштырып "Шигырьләрем- куңел серләре, чәчәкләрем-куңел бизәге" дип исемләнгән кичә  уздырдык. Кичәдә авылыбызда яшәп иҗат итуче Айдар Халиуллин шигырьләре укылды , җырлары җырланды. Фоадия апа Хайруллина чәчәк бәйләу буенча мастер класс курсәтте. Чарада катнашучыларга  сәнгать киче бик ошады, җан тынычлыгы, рухи байлык алып , күңелле ял итттеләр.  

ФОТО


Шушмабаш мәдәният йортында Үгез-Елга үзешчәннәре концерты булды.

ФОТО


Россиядә 2019 ел РФ Президенты Указы буенча Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан китапханә төне акциясе кысаларыннан Шушмабаш авыл китапханәсендә «Театр дөньясына сәяхәт"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.Китапханәче балаларга театрның тарихы, кызыклы фактлар турында сөйләде. Яшәүсмерләр бик теләп «Без театрда» конкурсларында һәм уеннарында катнаштылар, «Игътибарлы укучы» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Театр дөньясына сәяхәтебез кызыклы һәм күңелле тәмамланды.

ФОТО


«Татарстан халыклары бәйрәмнәре һәм йолалары”. Мәдәният дәресе.

                                Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шушы максаттан чыгып халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән таныштыру эшен дәвам итеп китапханәбездә башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресе узды. Милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, укучыларны  халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.  Укучылар белән татар халкының йола бәйрәмнәре  турында презентация ярдәмендә әңгәмә алып бардык, бу бәйрәмнәрдә яратып уйнала торган уеннарны оештырдык.

ФОТО


Рәшит Бәшәр гә 70 яшь.

Шекә авылы китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 70  яшь тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Балачак иле язучысы” темасы астында әдәби  кичә үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлады. Аннан соң укучылар белән төрле биремнәр  башкарылды: викторина, тест сорауларына җаваплар эзләнде, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле уку оештырылды.

ФОТО


4 октябрь көнне Носы мәдәният йортында "Үткән гомер - бер мизгел" дип исемләнгән, өлкәннәр көненә багышланган  кичә үтте.

ФОТО


4 нче октябрь көнне Шушмабаш мәдәният йортында “Йөрәкләрдә сүнмәс яшәү дәрте!"дип исемләнгән,  өлкәннәр көненә багышланган концерт булды.

ФОТО


Шекә авылында өлкәннәр көне узды. Өлкәннәр -ул безнең  горурлыгыбыз, кадерле байлыгыбыз. Бу чор кешенең алтын чоры, шуңа  бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында уздырыла да инде. Авылыбызның иң яшь буыны , башлангыч сыйныф укучылары, балалар бакчасының яшь  артистлары, авыл клубы, китапханә хезмәткәрләре барысына да күңел күтәренкелеге, сәләмәтлек теләделәр. Чара дәвамында шигырьләр, биюләр, матур җырлар яңгырады. Өлкәннәребез белән оештырылган уеннар аларны тормыш мәшәкатен онытып балачак елларына, “Каурый өмәсе” йола уены яшьлекләренә алып кайтты. Чын артистларча итеп өлкәннәребез “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп уйнап күрсәттеләр.

Бәйрәм чәй өстәле артында барды, өлкәннәребез күңелле аралаштылар, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырлап күңел ачтылар. Бәйрәм чарасы “Картаямыни соң йөрәк” җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.

ФОТО


Арча район Мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан, Шушмабаш авылы үзешчәннәре Данил Салиховныңч "Булса кодаң генерал..." спектаклен куйдылар.

ФОТО


Өлкәннәр көне уңаеннан Мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Әхмәтов Хәйдәр һәм Габделхакова Флёра апаларны котлап кайттык.

ФОТО


Шекә авылында зур хөрмәткә лаек булган, гомерләренең күп елларын халыкка белем туплауда ярдәм иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган  китапханәчеләребез  Мәрьям апа Халиуллина һәм Рәзинә апа Ахметзянованы өлкәннәр көне белән  котладык 

Картаям, дип, һич тә хафаланмагыз,
Өлкәннәрдә акыл-сабырлык,
Киңәш-ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә Сез  бар үрнәк алырлык.

ФОТО


Шушмабаш авылы китапханәсендә "Шигырьле чәй" дигән кичә узды. "Таяныч" клубына йөрүче ветераннар белән яшьлек чорыннан ук йөрәккә кереп калган җырларны җырлап, халык биюләрен биеп, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырдык. Күңел ачып тормыш борчу-шатлыклары турында сөйләштек. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Авыл китапханәчесе исә кич утырып укый торган китаплардан күргәзмәгә күзәтү ясады.

ФОТО


“Көзге букет” мастер класс.

Көзге яфраклар һәм табигый материаллардан ясалган әйберләр күңелгә бигрәк тә якын була. Хәзер менә нәкъ шундый әйберләр ясау чоры килеп җитте дә.Укучыларг белән без дә матурлыкны күрә белергә, кул астындагы әйберләрдән гүзәллек тудырырга өйрәнү максатыннан китапханәбездә "Көзге букет" ясау буенча мастер класс уздырдык.Укучылар бик теләп, зур кызыксыну белән эшләделәр.

ФОТО


«Театр яши, яшәячәк” видео викторина.

Китапханәбездә театр елына багышлап «Театр яши, яшәячәк »дип исемләнгән видео викторина узды. Әлеге чараның максаты-балаларга театрга мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның театр сәнгате турындагы белемнәрен киңәйтү; актерлык сәләтләрен үстерү . Викторина вакытында балалар театр турындагы җитди һәм мәзәк сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Театр һөнәрләрен, талантлы актерларны, театр төрләрен һ.б. искә төшерделәр.

ФОТО


Укучының мәдәни көндәлеге.

Һәр ел саен Татарстанның фән һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр эшләп чыгарыла. 20 нче сентябрь көнне Шекә башлангыч  белем бирү мәктәбендә мәдәни көндәлекләрне тапшыру тантанасы булып үтте. Тантана барышында китапханәче укучыларны Татарстан тарихы белән таныштырып, Казан исеме барлыкка килү риваятен , тарихи урыннар турында сөйләде.    “Бу мәдәни көндәлек балаларга  республикабызның  тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәр”- дигән ният белән  укучыларның һәрберсенә тапшырылды һәм  көндәлек белән ничек эшләргә икәнлеге аңлатылды.

ФОТО


Сәрдәбаш авыл халкы җыелып “Изгеләр” чишмәсен ремонтладылар.

ФОТО


Яңа Кенәр авылында футбол ярышы. Шушмабаш яшьләр командасы 4 урын алды. Низамов Булат «Иң яхшы капкачы» исеменә лаек булып, мактау грамотасы, футбол тубы һәм перчаткасы белән бүләкләнде.

ФОТО


Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Шушмабаш мәдәният йортында флешмоб үткәрдек. Һәр бала бик теләп катнашты.

ФОТО


Шушмабаш мәдәният йорты чәчәкләргә күмелеп утыра.

ФОТО


13 нче сентябрьдә Шушмабаш мәдәният йортында кино күрсәтелде.
Зур экраннан кино карау, балаларның үзара аралашуы бик мөһим. Дәрестән соң ял итеп өйләренә таралыштылар.

ФОТО


Мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрнең өйләрендә барып, хәлләрен белделәр.Ветеран пенсионер Закирова Флёра апада.

ФОТО


Шушмабаш мәдәният йортында сайлауда катнашучылар Казан шәһәре “Яшьлек” Халык театры тарафыннан  Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” спектаклен карап ял итеп кайтып киттеләр. Соңыннан театр артистлары күңелле концерт программасы да тәкъдим итте.

ФОТО


Угез –Елга авылында гомер итүче оста гармунчы, автор башкаручы Җәләлетдинов Зәкәрия “ТНВГАРМУНУЙНА” конкурсында катнашып, 400 кеше арасында җиңүче булды. Шушмабаш мәдәният йортында һәм район күләмендә дә  узган мәдәни чараларда тормыш иптәше Рәйхана апа белән актив катнашалар. Зәкәрия абыйнын ирешкән уңышларын санап та бетерерлек түгел, анын дипломнары белән танышып чыгар өчен генә дә бик күп вакыт кирәк. Аларга киләчәктә дә иҗат чишмәләренең саекмавын, узләренең моңлы тавышлары белән халыкны сөендереп яшәүләрен теләп калабыз.

ФОТО

 

Носы авылында яшәүче, тыл ветераны  Мортазин Габдельбарый  абый Носы авылында яңа чишмә ясады, бу аның күптәнге хыялы булган. Авыл халкы аның  изге эшенә бик рәхмәтле.

Угез-Елга авылында туып ускэн Садриева Мөкәррәмә Габделгабит кызы ярдәме белән чишмә төзекләндерелде. Авыл халкы чишмә ачу тантанасында Мөкәррәмә апага рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

25 июль көнне Шекә авыл китапханэсе  белэн Шекә авыл клубы  балалар өчен "Әкият иленә сәяхәт" дип исемләнгән кичә уздырды.

1 июль көнне Шекә авыл клубы каршында эшләүче "Мирас" балалар фольклор коллективы Әлки районында булып узган "Әйлән-бәйлән" республика фестивалендә катнашып 2 дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты.

Шекэ авыл клубында 15 июнь көнне җырчы якташыбыз Гөлзадә Сафиуллина белән очрашу-кичә булып узды .

Соңгы яңарту: 2024 елның 22 гыйнвары, 19:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International