Урнәк жирлеге мәдәният хезмәткәрләре авылларда урам бәйрәмнәре үткәрде.
Казанбаш авылында мәчет коймасын буяу омәсендә мәдәният, авыл жирлеге, авыл халкы катнашты.
Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Түбән Пошалым авыл халкы сугышта һәлак булган һэм җиңу яулап кайтткан авылдашлары истәлегенә һәйкәл төзеде. Тантанада Арча һәм Әтнә районнары хәрби коммисары А.А.Бурганов һәм Үрнәк җирлеге башлыгы И.Р.Камалетдинов катнаштылар.
Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Түбән Мәтәскә авылында “Җырлыйм туган якта” дигән мәдәни чара үткәрделәр.
Халык мөрәҗәгате буенча район Советы депутаты Ш.М.Хайруллин ярдәме белән Күлтәс авылынын Р. Мубаракшин урамындагы кое төзекләндерелде.
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан Үрнәк авыл җирлеге җитәкче урынбасары Г.Р.Дорохунова Иске Төрнәле авылында яшәүче Галимзяновлар гаиләсен 55 ел бергә гомер итүләре белән котлады.
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан Үрнәк авыл җирлеге башлыгы И.Р.Камалетдинов Урта Пошалым авылында яшәүче Мардановлар гаиләсен 35 ел бергә гомер итүләре белән котлады.
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан Үрнәк авыл җирлеге башлыгы И.Р.Камалетдинов Сафиннар гаиләсен 55 ел бергә гомер итүләре белән котлады.
Үрнәк авыл җирлеге башлыгы И.Р.Камалетдинов Урнәк авылында яшәүче Гарипова Нурания Габдулхак кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев Түбән Пшалым авылында яшәүче Гимадиева Изида Шәйхетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев Югары Пшалым авылында яшәүче тыл ветераны Абдуллин Абдулхак Абдулла улын 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Апайкина Гарь авылында гомер итүче Бадрутдиновлар гаиләсен бергә яшәүләренең 50 еллыгы уңаеннан Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Рафаил улы Камалетдинов котлады.
Казанбаш авылында яшәүче Рафкать Хөрмат улы һәм Нурания Вагыйз кызы Фәйзуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр.
3 нче март көнне Үрнәк авыл җирлеге башлыгы И.Р. Камалетдинов Урта Пшалым авылында бергә гомер итүче Фаяз һәм Илгизәр Шагисламовларны гаилә бәйрәмнәре белән котлады.
2 нче март көнне Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев Күлтәс авылында яшәүче сугыш ветераны Г.З.Зиннуровка Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды.
29 нчы февраль көнне Үрнәк авыл җирлеге башлыгы И.Р. Камалетдинов Түбән Пшалым авылында 40 ел бергә гомер итүче Бахрам һәм Гөлирам Асатовларны гаилә бәйрәмнәре белән котлады.
ТАССР ның 100 еллыгы, Арча муниципаль районының 90 еллыгы уңаеннан 20 нче февраль көнне Арча урман хуҗалыгы ветераннары белән “Керик әле урманнарга...” дип исемләнгән чара үткәрелде. Өлкәннәребез шушы оешмада эшләгән елларын искә алдылар, гармун моңнары, җырлар тыңлап аралашып ял иттеләр. Чара Арча лесхозы, Үрнәк авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
19 нчы февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Бөек җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР ның 100 еллыгына багышлан “Балкыш” фольклор конкурысының сайлап алу туры узды.
Урта Пшалым авылында гомер итүче Гайнетдиновлар гаиләсен бергә яшәүләренең 60 еллыгы уңаеннан Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Рафаил улы Камалетдинов котлады.
10 нчы декабрь көнне Үрнәк бистәсендә яшәүче Нуриева Мәсәлимә Минулла кызына 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы котлады.
27 ноябрь көнне «Әниләрне хөрмәтлик” дип аталган концерт програмасы белән Үрнәк авыл җирлегендәге мәдәният хезмәткәрләре Күлтәс авылында чыгыш ясады. Шундый ук чаралар Кече Төрнәле, Иске Төрнәле, Югары Пшалым, Урта Пшалым, Үрнәк авылларында да үткәрелде.
13 ноябрь көнне Урта Пшалым мәдәният йортында «Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” дип аталган район бәйгесе узды. Бәйгедә Иске Төрнәле, Үрнәк, Югары Пшалым,Урта Пшалым авылларыннан конкурсантлар чыгыш ясады.
19 нчы октябрь көне Арча шәһәрендә чираттагы ярминкләр узды. Үрнәк авыл җирлегеннән Лесхоз, Казанбаш, Урта Пшалым мәктәпләре, шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
10 нчы октябрь көнне өлкәннәр көне унаеннан Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Арча өлкәннәр йортында мәдәни чара үткәрделәр, якташлар белән очраштылар.
4 нче октябрь көнне Түбән Пшлалым авылында яшәүче Галимҗановлар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары уңаеннан җирлек башлыгы Илгиз Рафаил улы Камалетдинов котлады.
Өлкәннәр көне уңаеннан Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре күптөрле чаралар үткәрделәр. Лесхоз, Казанбаш, Урта Пошалым мәдәният йортларында, Югары Пошалым, Иске Төрнәле авыл клубларында өлкәннәр белән очрашулар, концертлар, бәйгеләр оештырылды.
Соңгы яңарту: 2023 елның 27 гыйнвары, 12:44