Шәфыйков Шәрифҗан Шәфыйк улы

Шәфыйков Шәрифҗан Шәфыйк улы 1925 нче елның 25 нче августында Зур Бирәзә  авылында туган.

        1942 нче елның декабрь аенда 17 яшендә армиягә китә. Ерак Көнчыгышта,  Монголиядә хезмәт итә. 3 ай хезмәт иткәч,  сугышка җибәрүләрен үтенеп рапорт яза. Мәскәү астына эләгә. Великие Луки, Ржев, Невель, Орше, Минск шәһәрләренә барып җитәләр. Белоруссия башкаласы Минскны  камап алып, Балтыйк буена китәләр. Латвия, Литва, Эстония, Белоруссияне  дошманнардан  азат итәләр. Бередина, Немен дигән елгаларны  кичәләр. Шунда Шәрифҗан абый каты яралана. “Уң кулда әле дә ярчыклар бар, кул күтәрелми”, - ди ул. Кыр санитар батальонында бер ай яткыралар, аннары Ташкентка җибәрәләр. Анда бер ел дәвалана. Бераз хәле яхшыргач, яңадан фронтка китә. 2 нче Белоруссия фронтына артиллериягә эләгә. Шуннан соң Германиягә алып китәләр. Одер елгасын кичеп, Берлинга юл тоталар. Берлинга барганда, командир сугыш беткәнлеге турында хәбәр итә. Шуннан соң тагын 6 ай Германиядә хезмәт итә. Китүенә 7 ел 6 ай булганнан соң гына демобилизацияләнеп өенә кайта.

     Хәрби хезмәттән кайткач, Шәрифҗан абый ипи пешерү заводында технолог, сельпода хуҗалык мөдире,  янгын частендә 25 ел инструктор булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да биш ел колхозда хезмәт куя.

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 апреле, 09:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International