Балаларым таянычым, оныкларым куанычым

2018 елның 6 апреле, җомга

Балаларым таянычым, оныкларым куанычым

Казанбашта яшәүче Зөлфия апа Нәҗмиева 90 яшьлек юбилеен Казанбашта улы Равил, килене Зәлилә, оныклары, оныкчыклары белән каршы алды.

Гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә башка балалары, кияү–киленнәре, оныклары, оныкчыклары (5 баласы, 10 оныгы, 9 оныкчыгы бар), туганнары да килде. Бу көнне хезмәт ветеранын район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Гомер буе хезмәт иткән өлкәннәр өчен бүләктән бигрәк хөрмәте зур роль уйный. Район башлыгының үзен котлавы Зөлфия апа өчен истәлекле вакыйга булды.

Зөлфия Нәҗмиеваның бер кайгысыз дөньяны онытып уйнап йөри торган балачагы сугыш елларына туры килә. 1941 елда аңа нибары 13 яшь була. Әмма кызчыкка өлкәннәр белән беррәттән урак урырга, башка төрле авыр хезмәтләр башкарырга туры килә.

– Әти колхоз рәисе иде. Эх, үзем чәчкән икмәкне үстереп, җыеп алырга насыйп булмады, авыл халкын икмәккә туендырырмын дигән идем, диде. Шулай да солдатлар алып кайтып (кайдан һәм ничек, анысын белмим) чүмәләдәге игеннәрне кибәнгә куйдырды. Чүмәләдә калган булса, бөртеге коелып бетәр иде. Болай кыш буе ашлык суктык, – дип искә ала Зөлфия апа. – Җәен ял белмәдек. Иртәнге 3тән кичке 9га кадәр басуда була идек. Китеп булмый, колхоз рәисе тау башына менеп карап, тикшереп тора. 50нче елларга кадәр тормыш шулай авыр булды. Шуннан он кулланышка керде, тамак туя башлады.

Ә әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый, Мәскәү астында барган сугышларда һәлак була. Зөлфия сугыштан соң Казанбаш мәктәбендә укыта башлый, читтән торып Казанда педагогик белем ала. Сигез ел укытканнан соң, һөнәрен үзгәртә, хисапчы булып урнаша. Лаеклы ялга да шуннан китә.

– 1950 елда авылдашым Корбангали исемле егеткә кияүгә чыктым. Аңарчы 4 ел бер–беребездән качып йөрдек. Мин сине беркемгә дә бирмим, дигән иде, сүзендә торды, – ди Зөлфия апа. – 56 ел бергә яшәдек. Корбангали 2007 елда вафат булды. Бик җайлы, яхшы күңелле, ярдәмчел кеше иде. Матур гомер иттек. Биш бала үстердек. Берсе дә йөзгә кызыллык китермәде, төпле, акыллы балалар булдылар. Алар минем терәгем, таянычым, оныкларым минем куанычым. Балачагым авыр булса, Аллаһы Тәгалә миңа рәхәт картлык бирде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International