Барысы да кешеләр өчен

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Барысы да кешеләр өчен

Район Иҗтимагый советы (җитәкчесе Ринат Һидиятов) әгъзалары Апаз авыл җирлегендә булдылар. Алар Федераль һәм республика программалары нигезендә төзелгән һәм ныклап төзекләндерелгән социаль объектларны карадылар, гаилә фермаларында булдылар, уңай күренешләрне һәм проблемаларны өйрәнделәр. Шуңа инандылар: монда дәүләт программалары нигезендә зур эшләр башкарылган һәм җирлектәге “Ватан” агрофирмасы (җитәкчесе Мансур Әхмәтов) ярдәме белән шактый төзекләндерү эшләре үткәрелгән.

Иҗтимагый советка ул көнне эш күп булды. Пөшәңгәр, Мирҗәм, Хәсәншәех, Апаз авылларындагы мәктәп, балалар бакчасы, клуб, китапханә, медпункт, мәчет, кибет, гаилә фермаларын карап өлгерергә кирәк иде. Ә алар аз түгел. Иҗтимагый совет әгъзаларын Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков һәм “Ватан” агрофирмасы җитәкчесе Мансур Әхмәтов озатып йөрде. Авыллардагы мәктәп, балалар бакчаларының төзеклегенә, заманча эшләнгәненә, бакчаларындагы матурлыкка “заманалар үзгәрде” дип, сокланып йөрделәр. Хәсәншәех балалар бакчасының брусчаткалар җәелгән мәйданында “Арча КСМы” ширкәте баш прорабы Азат Җәләлетдинов:

– Ә монда элек сазлык иде, – дип искә төшерде. Федераль программа нигезендә төзелгән әлеге балалар бакчасының түбәсеннән төшкән торбаның эченә куелган җылыту җайланмасын да кызыксынып карадылар. Эченә боз катып, торбаны томаламасын өчен куелган җайланма иде ул.

Хәсәншәех авылы эчендәге декоратив күпер янында авылның тарихын искә алдылар. Авылга нигез салучы Хәсән карт каберлеге тирәсеннән чишмә бәреп чыккан. Шуңа күрә аны авыл халкы Изгеләр чишмәсе дип атаган. Киндер күленең дә тарихы бар. Чишмә бәреп чыккан җирдә күл дә булган. Бу күлдә элек җитен җебетеп киндер сукканнар. Хәзерге вакытта анда бик матур ял итү урыны эшләнгән.

 Мирҗәм авылында зур, матур мәчетне, “Ватан” агрофирмасы ярдәме белән (1млн. сумлык) төзекләндерелгән Мирҗәм клубын карадык.

 Апаз мәдәният йортында бинаны нинди мәшәкатьләр белән төзекләндерүләре турында сүз булды. “Арча КСМы” эшне башлаган, әмма тендерда икенчеләр откан, шулай итеп түбә сүтелгән килеш икенче (безнең районныкы түгел) ремонтчыларны көтәргә мәҗбүр булган. Ә ачык түбә кар-бураннан, яңгырдан хәтәр. Борчу-мәшәкатьләрен язып тормыйм. Тәҗрибәле җитәкче Мансур Әхмәтов: “Эш рәте белмәгән әллә кайдагылар килеп ремонт ясаганчы үз районыңдагы ышанычлы төзүчеләргә эшләргә ярамый микәнни?!” – дип, тендерның әнә шундый четерек- ле яклары барлыгына борчылып, Иҗтимагый советка үз фикерен белдерде.

Мәктәпләрдә музейларның булуы ул үткәннәрне барлау, мәңгеләштерү дигән сүз. Апаз мәктәбе музей җитәкчесе, тарих укытучысы Гүзәл Хәбибуллина менә нәрсәләр сөйләде: “Апаз авылында базар булган. Гөлбаһар апа Миннебаева, безне сугыш чорында базар коткарды, дип сөйләде. Авылдашыбыз Маһинур апа Сибгатуллина “Мөхәммәдия” китабын бүләк итте. Каен тузыннан ясалган менә бу тырыс та бик кызыклы. Аның тарихын беләсе бар әле...”.

...Без килгәндә Пөшәңгәр авылы фермеры Илһам Низамовның сыерлары рәхәтләнеп болында йөри иде. Тирәсе чыбык белән әйләндереп алынган. Күз тимәсен, терлекләре сөбханалла. “Субсидия алгаладык”, – дип сөйли. Фермерны сөт бәясе төшүе бик борчый. “Узган елдан 7 сумга төште, – ди. – Литрын 15 сумнан сатабыз”. Хәсәншәехта Гүзәлия белән Рамил Зәкиевларның 6 сыеры бар. “3 сыердан тотынган идек”, – диләр. Гүзәлия агрофирмада нәсел эшендә, Рамил слесарь-газчы булып эшли. Дәүләт субсидияләреннән файдаланулары, “Ватан” агрофирмасы ярдәме (нәселле терлекләр алганнар) турында сөйләделәр. Аларны да сөт бәяләре төшүе борчый иде.

Соңыннан күчмә утырышка нәтиҗә ясаганда “Ватан” агрофирмасы җитәкчесе Мансур Әхмәтов сөт бәяләренең төшүе нәтиҗәсендә хуҗалыкка миллионнарча сум акчалар кереп җитмәве турында борчылып сөйләде. Чыгышында ул дәүләт программалары, агрофирманың ярдәме нигезендә башкарылган эшләрнең барысы да халыкның тормыш хәлен яхшырту максатыннан башкарылганын әйтеп үтте. “Халык үзе дә авыл тормышында, җәмәгать эшендә активрак булсын иде”, – дип теләде.

Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков мөгезле эре терлекләр, сыерларның баш саны арта баруы, авыл халкының узган ел 43 млн. сумлык сөт сатуы, халык- ка 1млн. 500 мең сумлык субсидия бирелүе, минифермаларның 15кә җитүе, тагын 4 кешенең чиратта торуы турында сөйләде. “Һәр атнаның сишәмбесендә авыл активы киңәшләшергә җыелабыз”, – диде ул.

Район Иҗтимагый советы күчмә утырышында Апаз авыл җирлегендә “Ватан” агрофирмасы булуы, ике җитәкченең бергә киңәшләшеп һәм җирлекнең агрофирманың ярдәменә таянып эшләве ассызыклап үтелде. Эх, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме дә зуррак булса...

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International