Иң оста сукачы – Курсада

2018 елның 22 июне, җомга

Иң оста сукачы – Курсада

Җәйнең матур бер көнендә район хуҗалыкларының иң алдынгы тракторчылары “Тукай” ширкәтенең пар басуында сукачылар бәйгесенә җыйналды. Барысы 18 трактор һәм тракторчы. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, “Гостехнадзор”, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе вәкилләре катнашындагы комиссия һәр агрегатны, механизаторларның документларын, куелган таләпләрнең үтәлешен тикшереп чыкты.

– Таләпләр барыгыз өчен дә бер, кемгә булса да ташлама ясалмаячак, – ди баш хөкемдарларның берсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары Илнар Габбасов.

– Махсус эш киеме кигән өчен дүрт балл куела, ә менә синең чалбары гына бар – ике генә балл куябыз, – ди комиссия әгъзасы, район башкарма комитетының техника куркынычсызлыгы буенча белгече Мулләхмәт Әскәров.

“Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер–инспекторы, комиссия әгъзасы Габделхак Касыймов тракторларның төзеклеген, утлары яну–янмавын, тавыш сигналы эшләвен, таныклык, путевкаларны тикшерә.

Баш хөкемдарларның икенчесе, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов ярышның төп өлеше – җир сөрү буенча шартларны аңлата.

– Сөргән җирнең турылыгы, тигезлеге, тирәнлеге бәяләнәчәк, – ди ул. – Менә минем кулда ике флагчык, яшелен күтәрсәм – кузгаласыз, кызылын күтәрсәм – туктыйсыз. Борылу полосасыннан чыксагыз, балл киметеләчәк.

Әмма баш хөкемдарга кызыл флагчыкны күтәрергә туры килмәде. Һәр тракторчы үз кишәрлеген әйбәтләп сукаларга тырышты. “Менә бу кишәрлектә, буразна туп–туры, кемнеке әле бу?” – дип кызыксынабыз. “Курса МТСы”ннан Рәмис Шәрәфиевнеке”, – ди әлеге хуҗалыкның баш агрономы Вильдан Дияров.

– Курсаларныкы шулай булырга тиеш тә! – дим уены–чыны белән. – Чөнки алар башкалар бетергәндә дә сукаларны саклап калды.

Рәмисебез җиңүче дә булып чыкты бит! Район башлыгы Илшат Нуриев аңа Диплом һәм тәкә тапшырды. Рәмис ярышта катнашучылар арасында иң яше дә иде. Әтисе Әхәт Шәрәфиев тә хуҗалыкның алдынгы механизаторы.

“Кызыл Яр” ширкәтеннән Мөбарәк Касыймов – икенче, Тукай хуҗалыгыннан Рүзәл Әюпов өченче урыннарны яуладылар.

“Ватан” ширкәтеннән Әмир Газыймов тракторны һәм суканы иң яхшы итеп әзерләгән, Үрнәктәге көллияттән Рамил Гарифуллин техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча иң яхшы әзерлектә дип табылды. “Ташкичү” ширкәтеннән Наил Садриев һөнәри осталыгы өчен бүләкләнде. “Аю” ширкәтеннән Данил Лотфуллин иң өлкән, “Яңарыш” ширкәтеннән Фирдәвес Мортазин яшь катнашучы буларак бүләк алдылар.

Республика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Фәридә Гарифуллина тәбрикләү сүзләре әйтеп бүләкләр тапшырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов ярышны үткәрүдәге булышлык- лары өчен “Тукай” ширкәте җитәкчесе Рәфыйк Хөснетдиновка, “Ашыт” ширкәте җитәкчесе Айрат Ибәтуллинга, шәхси эшмәкәрләр Динар Төхвәтуллинга, Даниял Фәсәхиевкә һ.б. иганәчеләргә рәхмәт әйтте.

Ярышта катнашкан барлык механизаторлар да акчалата бүләк алды.

– Мондый ярышлар бик файдалы, алар һөнәри осталыкны арттыра, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Аларны ел саен үткәрергә кирәк.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International