Арчаның футболчы “яшен”нәре..

2018 елның 29 июне, җомга

Арчаның футболчы “яшен”нәре...

Арчада яшәүче Фидаил абый Җәләлиев һәм Владимир Мартынов белән 1956 елгы фотоны карыйбыз. Район футболчылары төшкән фото ул. Фидаил абый үзе фотода, ә Володяның әтисе Аркадий Мартынов футболчылар арасында.

Фидаил абый, афәрин, заманында редакциядә эшләгәндә спорт темасына язганлыктан һәм үзе дә футбол уйнаган спортчы буларак, безнең кызыксынуларга җитди карады. Рәхмәт. Фотолар алып килде, фоторәсемдәге футболчылар турында сөйләде һәм спортчы Аркадий Мартыновның улы Владимир Аркадьевичны да редакциягә дәшеп китерде. Ул көнне бүлмәдә шау итеп 60нчы еллардагы футболчыларны искә төшердек.

– Менә бу фотода без, 11 футболчы, районның җыелма командасы, сулдан унберенчесе мин, – дип сөйләде Фидаил абый Җәләлиев. – Сулдан беренче – команда капитаны Борис Полиектов. Аның турында Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән футболчы, һөҗүмчеләрнең яшене дип әйтәләр иде. Кушаматы “үтүк” иде. Уң яктан һөҗүм итүче иде ул. Һөҗүм итүчеләрне капкага уздырмый иде. Иң күп гол кертүче дә ул иде. Күрше-тирәләрне җиңә идек. Әмма кукмаралар көчлерәк булды.

Командага сугыштан кайткан Борис Полиектов, Аркадий Мартынов, Мәсхүт Нагуманов кушыла.

– Шушы өч кеше сугыштан кайту белән безнең команда югарыга күтәрелде, – диде Фидаил абый.

– Эх, әтинең бүләкләрен, фотоларын моннан берничә ел элек Арчада спортчылар музее оештырабыз дигәч (ә ул оешмады), шунда илтеп биргән идем, – дип уфтанды Владимир Мартынов.

Һәм ул бераздан, бүләкләрне тапшырган урынга барып, әтисенең фотоларын һәм Мактау грамоталарын, дипломнарын алып та килде. Бер кочак бүләкләрне күреп исебез китте. Аркадий Мартынов футболчы, оста чаңгычы һәм тимераякта җитез шуучы да булган! 1952 елда республикада тимераякта 500 метр һәм 100 метр арага уздырылган ярышларда 1нче урынны алган өчен 1нче дәрәҗәдәге Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнгән. Шушы ук елны 50 километр чаңгы ярышында 1нче урынны алган. 1954 елны авыл яшьләре футбол командалары арасында республикада җиңгән өчен команданың һәр уйнаучысы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Җиңүләр күп – аларның һәркайсы турында яза башласак, сүз озынга китәр иде. Без аларны сайтка урнаштырабыз.

– Әти гәүдәгә нык кеше иде, – дип сөйләде Владимир Мартынов. – Гомер буе элемтә системасында эшләде. 1927 елда туган. 40 яшькә кадәр футбол уйнады. 1998 елда вафат булды. Тыныч кеше иде...

...Район тарихында менә нинди спортчылар бар безнең. Алар, һичшиксез, районның булачак спорт музеенда урын алырлар, дип ышанып калабыз.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International