Кыз да димләделәр, кодалар да алдылар

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Кыз да димләделәр, кодалар да алдылар

“Казансу” паркында фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип аталган район фестивале гала–концерты булып үтте. Ул инде өченче ел рәттән оештырыла һәм рухи мирасыбызны яшь буынга җиткерү, халык җырларын, борынгы йолаларны саклап калуны күз алдында тота.

Шунысы куанычлы, районда фольклор коллективлар саны елдан–ел арта бара, репертуар да киңәя. Әби–бабаларыбыз өчен бик тә якын булган кич утыру, кичке уен, аулак өй, каз өмәсе кебек гореф–гадәтләр фольклор коллективлар башкаруында бүген дә бик кызыклы чык- ты. Бу көнне Байкал авылы клубы каршында оешып, үзенең беренче адымнарын ясаучы “Гәүһәр” фольклор коллективы кич утыру күренешен тәкъдим итте.

Гадәттә, кич утырырга кул эшләре белән килгәннәр. Кемдер бәйли, чигә, икенчесе йон эрли. Куллар эшләсә, авызлар да тик тормаган. Кызык- лы хәлләр, мәзәкләр сөйләгәннәр, җырлаганнар. “Гәүһәр” фольклор коллективы да менә шуларны күрсәтергә тырышты.

Ә Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге (сәнгать җитәкчесе Гүзәл Минхәерова, баянда Вилорик Зыятдинов) “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле чәчүдән соң печәнгә төшкәнче яшьләр катнашында уздырылган кичке уен күренешенә тукталган. Ул элекке заманнарда су буйларында, болында, авыл урамының матур бер почмагында үткән, таң атканчы җырлы–биюле уеннар тынмаган.

Фольклор коллективларның “Түгәрәк уен – 2016” республика татар фольклоры фестиваленең икенче дәрәҗә дипломы иясе Урта Сәрдә авыл клубы “Яшь йөрәкләр” коллективы “Аулак өй” күренешен алган. Алар да элек бик күңелле узган, егетләр үзләренә ярларын да шунда күзләгән.

Симетбашларның “Сөмбел” фольклор коллективы “Кыз димләү”, Үрнәк авыл җирлегенең “Кодалар алу” күренеш- ләре дә бик күңелле чыкты. Элекке заманда шулай һәр нәрсәдән ямь табып, күңелле итеп яшәгәннәр. Туй үзе бер сәнгать үрнәге булган.

“Җыен” (Шекә авыл клубының “Мирас” балалар фольклор коллективы), “Беренче көтү куу” (Кәче мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Хәтирә” фольк-лор коллективы), “Чордашлар”ның (Шура авыл клубы) “Шәл бәйләү” күренешләре дә бик күңелле һәм матур килеп чыкты.

Якты Көннән 14 еллык тарихы булган, “Түгәрәк уен” республика фестивалендә 2017 елда – икенче, быел беренче дәрәҗә лауреат исемен яулаган, 28–30 июньдә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендә узган X Бөтенроссия “Түгәрәк уены”нда чыгыш ясаган “Уракчы кыз” коллективы “Айдаш балалар” күренеше уйлап тапкан. Бу шушы авылда яшәүчеләрнең үзләренә генә хас йолалары. Бер айда туган балаларны ишектән кертүнең дә үзенчәлеге бар булып чыкты. Икенче баланың бәхете ким булмасын дип, бер ак әби–абыстай догалар укып, ишектән аларның икесен бергә күтәреп керә икән.

Әнә шулай елдан–ел яңа йолалар белән тулылана бара фестиваль. Һәм борынгы татар халык җырлары белән бизәлә. Алар Урта Сәрдәдән Дамир Шәйхиев, Шурадан Рәмзия Гайфуллина, Арчадан Сөмбел Заһидуллина башкаруында яңгырады. Хәсәншәехлар “Чабата” биюен тәкъдим итте. Район мәдәният идарәсе исеменнән соңыннан фестиваль лауреатларына дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International