Бала кибеткә акча белән керсә...

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бала кибеткә акча белән керсә...

Безгә болай дип шалтыраттылар: “Бала өйдән яшертен рәвештә акча ала да (хәтта 5 мең сумны!), акчаны ашамлыклар, уенчыклар кибетләрендә, кафе, пицерийларда иптәшләре белән туздырып кайта. Монда бала, ата-ана гына түгел, кибетчеләр дә гаепле. Ник ул күләмле акчаны кибетчеләр баладан ала һәм товар бирә. Моның өчен сатучыларга берәр төрле закон бармы икән?! Бала шулай ук сорамыйча әти-әнисенең банк картасын алып, кибетләрдән әйбер ала аламы?”

Шунда ук без сорауны район дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән  Абдуллинага җиткердек.

– Россия Федерациясе Гражданнар Кодексының 28 маддәсендә каралганча,  14 яшькә кадәрле балалар кибетләрдә мөстәкыйль рәвештә вак көнкүреш кирәк-ярагы гына сатып ала ала. Мәсәлән ул, ипи, сөт, туңдырма, канцелярия әйберләре булырга мөмкин, – дип аңлатты белгеч Ләйсән Абдуллина. – Банкның түләү карталары белән бәйле операцияләр турындагы кагыйдәләрнең (Россия Банкы тарафыннан расланган. 24.12.2004 №266-П)  2.3нче пункында язылганча, исәп-хисап картасыннан бары тик хуҗасы гына, ягъни банкта исәп кем исеменә ачылган - шул гына файдалана ала.

Хәзер банкларда әти- әниләр балалары өчен исәп-хисап карталары рәсмиләштерә ала. Ә әти- әни баласының карта аша күпме акча сарыф иткәнен күзәтеп тора. Белүебезчә, бала артык акча тотмасын өчен картада билгеле бер чикләүләр бар. Бу турыда район банкирларының берсе белән сөйләштек. Сорауга банкир болай дип җавап бирде:

– Әйе, хәзер балаларга да банклардан исәп-хисап карталары бирелә. Бу, минем белүемчә, әлегә Арча районында кулланыш алмаган. Безнең банк Арчада әлегә балаларга карта бирми. Әмма ул Казанда, ялгышмасам, Яшел Үзәндә бар. Бала карта ярдәмендә мәктәп ашханәсендә ашарга һәм аны башка кирәк-яракка файдаланырга мөмкин.

Законнар ни хакта сөйли? Бу хакта без район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов белән фикерләштек.

– Баланың өйдән сорамыйча акча алып чыгып китүе һәм акчаны кибетләрдә, кафеларда туздыру гамәле өчен иң беренче чиратта әти-әни җавап- лы, – дип аңлатты район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов. – Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 28 маддәсе нигезендә 14 яшькә кадәрле бала бары тик вак әйберләр генә сатып алырга хокуклы. Вак әйбер нәрсә ул – аның турында законда төгәл язылмаган. Әмма аны чамалап була. Ипи, сөт, туңдырма, карандаш, ручка... Әгәр дә чынлап та бала гаиләсенә сизелерлек зыян китерә икән, әти-әни баласына зур суммадагы эре әйберләр саткан кибетче яки кафе, пицерий сатучысы өстеннән судка гариза яза ала. Кибетченең гаебе раслана икән, ул вакытта сатучы тиешле җәзасын алачак.

...Без сорамыйча әти- әнисенең акчасын алу, дип язсак та, дөресен әйтеп сөйләшсәк, бу баланың урлашуы. Аны педагоглар, психологлар бүгенге көнге проблема, дип атый. Әмма нишләптер безнең педагоглар һәм психолог- лар дәшми. Үткәрелгән чаралар турында күбрәк язабыз шул. Ә әти-әниләр белгеч киңәшенә мохтаҗ. Баланы үз гаиләсеннән урлашудан ничек тукта- тырга? Бу темага шалтыратулар, хатлар көтәбез!

 Румия САТТАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International