Тукай оныгы

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Тукай оныгы

Республиканың танылган журналисты Риман Гыйлемханов 70 яшьлек юбилеен туган ягы Арчада (ул Субаш Аты авылында туган) үткәрде.

Мәҗлесне юмор остасы Алмаз Хәмзин алып барды. Алмаз белән Риман булган җирдә күңелсез була алмый.

– Мине сәхнәгә Риман алып менде, дисәм дә ялгыш булмас, – дип сөйләп җибәрде Алмаз Хәмзин. – Шундый оста итеп алып бара иде ул концертларны, йомшак тавышы белән иркәли иде тамашачыны.

– Алмазның әбисе бар иде, ул 101 яшькә кадәр яшәде, – дип кушылып китте Риман. – 100 яше тулгач бер журналист әбидән: “Бу яшькә җитү өчен нишләргә кирәк? – дип сораган”. “Үлмәскә кирәк”, – дигән әби. Юмор Алмазга әбисеннән үк килә икән...

Риман Гыйлемхановны югары уку йортын тәмамлагач Азнакай районына эшкә җибәрәләр. Анда озак эшләргә туры килмәсә дә, бу районны бик ярата ул. “Азнакайга китмәсәм, Арчага кайтам”, – дип шалтырата. Телефоннан еш сөйләшәбез, ул “Ватаным Татарстан” газетасында парламент хәбәрчесе булып исәпләнсә дә, төрле темаларга гади, кызыклы итеп яза.

Риман белән танышканчы мин аның әтисе Солтан абыйны белә идем. Талантлы укытучы–шагыйрь иде ул, китаплары дөнья күрде. Аның шигырьләре, язмалары район газетасында да басылды. Фельетоннарын, “усал” шигырьләрен бергә җыелып укый идек.

Риман Азнакайдан соң республика телевидениесендә эшләде, “Әллүки-бәллүки”, “Без авылда яшибез”, “Уйнагыз, гармуннар”, “Һәвәслек”, “Халык талантлары” тапшыруларын алып барды. “Татарстан яшьләре” газетасын республикада иң популяр газетага әверелдергән журналистлар арасында Риман Гыйлемханов та бар иде.

Риман Гыйлемханов гаять тыйнак кеше. Әле менә яңа гына чираттагы китабы чыкты. “Заманында Туфан ага Миңнуллин миңа: “Риман, син нигә язганнарыңны җыеп барып, китап итеп чыгармыйсың, һәр мәкаләң укырлык бит”, – дип әйтә иде. Мин исә гел “кәҗәләнеп” килдем. “Китап чыгарырга мин язучы түгел бит”, – дип аклана идем. Ә Туфан абый: “Журналист – шул язучы инде ул. Менә мин сезнең гәҗиттә чыккан бөтен язмаларымны туплап, китап итеп чыгардым бит”, – дип салпы якка салам кыстыргалый иде.

Инде менә яшем җитмешкә якынлашканда, мәрхүм остазымның әйткәннәрен искә төшереп, китап чыгарып карарга уйладым. Әллә мокытлыгым өстенлек итте, әллә язучыларга хөрмәтем артык зур булып, алар буй җитмәслек булып тоела идеме – китапка да кыенсынып кына “Әйтеп кенә бактым” дип исем куштым”, – ди автор кереш сүзендә. Ну, Риман дус, әйтеп тә карагансың! Бер сулыш белән укып чыктым, әйтер сүзләреңне дәвам ит!

Риман Гыйлемхановның әнисе Дания ханымның шәҗәрәсе турыдан-туры Тукай нәселенә барып тоташа. “Мин – Тукай оныгы!” – дип кычкырып, нәрсәдер дәгъвалап йөрми ул, иҗат дөньясында үз юлы белән бара. Тукайга кагылышлы хатирәләр эзләп 20 мең чакрым юл узып Казахстан, Кытайга хәтле үз машинасында сәяхәт кылган кеше ул.

Риманны яраталар, үз итәләр. Юбилеенда Арча район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Разил Вәлиев, Рауил Рәхмәтуллин һ.б. бик күп танылган шәхесләр аның адресына җылы сүзләр әйттеләр, яңа иҗат уңышлары теләделәр.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International