Татарстан эшкуарлары гарантияле ярдәм буенча 2024 елның I кварталында илкүләм проект кысаларында 2,5 млрд сум акча җәлеп итә алдылар

2024 елның 6 апреле, шимбә

Гарантияле республика ярдәмендә  Татарстан бизнесы 2024 елның I кварталында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2,5 млрд сумлык заем финанслауны җәлеп итә алды.

      Агымдагы елның өч аенда республиканың 198 эшкуары 1,0 млрд сумлык Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге рәвешендә дәүләт ярдәменнән файдаланды. Бу аларга бизнеска 2,5 млрд сумлык заем финанслауны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

     Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмалары нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанска ия, әмма кредит алу өчен җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган республика эшкуарлары йөкләмәләре буенча поручительство бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International