Карар №262 20.08.2019 "Арча район Советының 2011 елның 31 гыйнварындагы 31.3 номерлы карары (2013 елның 27 декабрендәге 243.1номерлы, 2014 елның 6 маендагы 268 номерлы, 2016 елның 19 февралендәге 34 номерлы,2016 елның 7 апрелендәге 46 номерлы, 2017 елның 28 апрелендәге 126 нчы номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппараты турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында"

Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппараты структурасын камилләштерү, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Арча район Советы КАРАР бирде:

1. Арча район Советының 2011 елның 31 гыйнварындагы 31.3 номерлы карары (2013 елның 27 декабрендәге 243.1номерлы, 2014 елның 6 маендагы 268 номерлы, 2016 елның 19 февралендәге 34 номерлы,2016 елның 7 апрелендәге 46 номерлы, 2017 елның 28 апрелендәге 126 нчы номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппараты турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

Норматив-хокукый актларны, башка җирле үзидарә органнарының документларын Татарстан Республикасы дәүләт телләренә квалификацияле тәрҗемә итү өчен Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппараты  структурасына «баш белгеч (тәрҗемәче)» вазыйфасы кертергә  һәм «Аппарат структурасы»ның  3 статьясындагы   3.1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3.1. Муниципаль район башкарма комитеты аппараты үз эченә ала:

1. Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе.

2. Гомуми  оештыру бүлеге:

- архив эшләрен исәпкә алу һәм алып бару секторы;

-мәгълүмати-коммуникация технологияләре һәм мәгълүматны саклау секторы.

3. Инфраструктура үсеше бүлеге:

- шәһәр төзелеше һәм архитектура секторы;

- торак-коммуналь хуҗалык, энергетика һәм элемтә секторы.

4. Икътисад һәм финанслар бүлеге.

5. Бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге.

6. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.

7.ГХАТ бүлеге.

8. Опека һәм попечительлек секторы.

9. Әйдәп баручы белгеч.

10. Баш белгеч (тәрҗемәче).

Башкарма комитет аппараты хезмәткәрләре саны башкарма комитет җитәкчесе тарафыннан раслана».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар Рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru)  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

doc
Скачать текст
DOC, 54.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International