Карар 19.09.2019 №273 «Арча район Советының 2019 елның 14 мартындагы 236 номерлы карары белән расланган хезмәт (вазыйфа) урынында үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында»

Кадрлар үзгәрешенә бәйле рәвештә, хезмәт (вазыйфа) урынында үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатында, Арча район Советы карар бирде:

             1. Арча район Советының 2019 елның 14 мартындагы 236 номерлы карары белән расланган хезмәт (вазыйфа)  урынында үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия (алга таба-Комиссия) составына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- Комиссия составыннан Э. М. Фәйзрахманованы чыгарырга;

-Комиссия составына комиссия секретаре сыйфатында Арча муниципаль    районы башкарма комитеты аппаратының гомуми оштыру бүлеге баш белгече А.Ф. Хәкимҗанованы  кертергә. 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән гамәлгә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Ф. Гариповага йөкләргә. 

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                    И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 16.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International