Арча район Советы карары 20 май 2020 елның №324 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен түләүне кичектереп тору шартлары турында"

"Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2020 елның 1 апрелендәге 98-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен түләү шартларына һәм вакытка карата таләпләрне билгеләү турында“ 2020 елның 3 апрелендәге 439 номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен түләүне кичектереп тору шартлары турында" 2020 елның 22 апрелендәге 314 номерлы карары нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен түләүне кичектереп тору шартларын расларга (1 нче кушымта).

2.Аренда түләүләрен түләүне кичектереп тору турында  арендага бирүчегә гариза формасын расларга (2 нче кушымта).

3.Муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәсенә 2020 елда каралган аренда түләвен кичектереп тору һәм аны 2021-2022 еллардатүләү шартлары турында өстәмә килешү проектын расларга (3 нче кушымта).

         4.Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына муниципаль мөлкәтне арендага бирү шартнамәсе буенча аренда түләвен кичектереп торуны әлеге карар нигезендә гамәлгә ашырырга.

         5. Әлеге карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

         6. Әлеге карарны кабул ителгәннән соң өч көн эчендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (ttp:pravo.tatarstan.ru)  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

         7. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.И. Игнатовка йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                  И.Г. Нуриев  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча район Советының

«___» ________ 2020ел, №____

карарына  1 нче кушымта

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары

 

1. 2020 елда күчемсез мөлкәттән файдаланган өчен каралган аренда түләвен кичектереп торуның әлеге шартлары "Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында" Федераль законның 11 статьясы нигезендә Татарстан Республикасында югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимын кертү турында Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кабул ителгән карар белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карары белән расланган Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле авыр шартларда аеруча зыян күрүчеләр исемлегендәге оешмалар һәм шәхси эшмәкәр арендалаучылар белән 2020 елга кадәр күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләренә карата кулланыла (алга таба - аренда шартнамәсе, кичектереп тору).

2. Кичектереп тору, торак биналардан тыш, күчемсез мөлкәткә карата кулланыла.

3. Кичектереп тору Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл яки югары әзерлек режимы кертелгәннән алып 2020 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге шартларда бирелә:

а) аренда түләве буенча бурыч 2021 елның 1 гыйнварыннан да  иртәрәк һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча, этаплап, аренда шартнамәсе буенча айлык аренда түләвенең яртысыннан артмаган күләмдә айга бер тапкырдан да артмыйча түләнергә тиеш;

б) кичектереп тору Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл яки югары әзерлек режимының гамәлдә булу срогына тиешле чор өчен аренда түләве күләмендә һәм Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл яки югары әзерлек режимы туктатылган көннән соң тиешле чор өчен аренда түләвенең 50 проценты күләмендә 2020 елның 1 октябренә кадәр бирелә;

в) аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын сакламаган өчен (шул исәптән мондый чаралар аренда шартнамәсендә каралган очракларда) чит акчалардан файдаланган өчен штрафлар, процентлар яисә башка җаваплылык чаралары кичектереп тору белән бәйле рәвештә кулланылмый;

г) арендага бирүче тарафыннан арендалаучыга кичектереп торуга бәйле рәвештә өстәмә түләүләр билгеләү рөхсәт ителми;

д) кичектереп тору бирелә торган аренда түләве күләме яклар килешүе буенча киметелергә мөмкин;

е) әгәр аренда шартнамәсе белән арендалаучы тарафыннан коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түләүләрне һәм (яки) арендалана торган мөлкәтне карап тоту чыгымнарын аренда түләвенә кертү күздә тотылса, аренда түләвенең күрсәтелгән өлеше буенча кичектереп тору кулланылмый, Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл яки югары әзерлек режимы вакытында арендага бирүче әлеге хезмәтләр өчен түләүдән һәм (яки) әлеге чыгымнарны түләүдән азат ителгән очраклардан тыш.

4. 3 пунктта каралган кичектереп тору шартлары әлеге килешүне төзү датасына бәйсез рәвештә аренда шартнамәсенең өстәмә килешүләренә карата кулланыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча район Советының

«___» ________ 2020ел, №____ карарына 2 нче кушымта

 

Арендага бирүчегә: _________________________________________________

Адрес: _________________________________________________________

Гариза бирүче (Арендалаучы) __________________________________________

ИНН: __________________________________________________________

Адрес: _________________________________________________________

Элемтә өчен телефон: ___________________________________________

 

Аренда түләүләрен түләүне кичектереп тору турында арендага бирүчегә гариза 

 

__________________ (арендалаучы)_____________________________ (арендага бирүче) тарафыннан бүлмәне / бинаны / җир кишәрлеген арендалау буенча  _______________________  ___ номерлы шартнамә төзелгән. 2020 елда айлык аренда түләве НДСны исәпкә алмыйча _______ (_________________) сум күләмендә. Хәзерге вакытта шартнамәнең гамәлдә булу срогы чыкмаган, шартнамә өзелмәгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы «Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу нәтиҗәсендә хәл начараю шартларында аеруча зыян күргән Россия икътисадының тармаклары исемлеген раслау турында» карары белән расланган исемлеккә кергән Арендалаучы үз эшчәнлеген Россия икътисадының яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу нәтиҗәсендә хәл начараю шартларында зыян күргән тармагында башкара:___________________________ (ОКВЭД күрсәтелә).

Аренда килешүе буенча мөлкәтне максатчан билгеләү_____________.

Яңа коронавирус йогышлы авыруы (COVID-2019) таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән катгый чикләү чараларын кертүне күздә тоткан норматив-хокукый акт чыгарылган, шул рәвешле Арендалаучы үз эшчәнлеген тулы күләмдә алып бара алмый һәм югарыда күрсәтелгән аренда шартнамәсе буенча аренда түләвен вакытында түли алмый.

Югарыда бәян ителгән нигездә һәм  ________________________ таянып (норматив-хокукый акт реквизитлары), Арендалаучы түбәндәгеләрне үтенә:

  1. Арендалаучыга  ___________________   _____ номерлы аренда шартнамәсе буенча аренда түләвен кичектереп торуны:

2020 елның 19 мартыннан алып Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл яки югары әзерлек режимы тәмамланганчы -100  %, күләмендә;

Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәляки югары әзерлек режимы тәмамланганнан соң 2020 елның 1 октябренә кадәр -50 % күләмендә;

Кичектереп торылган аренда түләвен түләү срогы _____________ (2021 елның 1 гыйнварыннан да иртә түгел) - ____________ (2023 елның 1 гыйнварыннан да соң түгел).

  1. Әлеге мөрәҗәгатькә җавап/өстәмә килешүне, түләүләр графигын түбәндәге адреска_____________________________________ яки _________ электрон почта адресына җибәрүне.

Кирәге чыга калса, бәхәсле мәсьәләләрне җайга салу максаты белән сөйләшүләр үткәрергә риза.  

__________/__________

(имза) (дата)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча район Советының

«___» ________ 2020ел, №___

 карарына 3 нче кушымта

 

______________ ___номерлы аренда шартнамәсенә 2020 елда каралган аренда түләвен кичектереп тору,  аны 2021-2022 елларда түләү шартлары турында ___ номерлы өстәмә килешү

 

_________                                                                                                        “____” _________20___ ел

(төзү урыны)

 

 ________________________________ нигезендә _________________________________ исеменнән эш итүче "Арендага бирүче" дип аталучы____________________________ бер яктан һәм _____________________________ нигезендә  ____________________________________________ исеменнән эш итүче “Арендалаучы” дип аталучы _____________________________ икенче яктан,  бергә "Яклар"  дип аталачаклар, түбәндәгеләр турында әлеге өстәмә килешүне төзеделәр:

  1. Яклар ___________________ ___ номерлы аренда шартнамәсенең гамәлдә булу кысаларында (алга таба-Шартнамә) _______________________________ нигезендә (норматив хокукый акт реквизитлары) Арендалаучыга Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл яки югары әзерлек режимы кертелгәннән алып (2020 елның 19 марты) 2020 елның 1 октябренә  кадәр түбәндәге шартларда аренда түләвен кичектереп тору белән килештеләр:

-2020 елның 19 мартыннан алып Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл яки югары әзерлек режимы тәмамланганчы -100  % күләмендә;

-Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл  яки югары әзерлек режимы тәмамланганнан соң 2020 елның 1 октябренә кадәр -50 % күләмендә;

 Арендалаучы тарафыннан кичектереп торылган аренда түләвен түләү срогы  Шартнамәгә өстәмә килешүнең 2 нче пункты нигезендә 2021 елның 1 гыйнварыннан да иртә түгел һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан да соң түгел.

  1. Кичектерелгән аренда түләве Арендалаучы тарафыннан 2021-2022 елларда _________________ бюджетына акча күчерү юлы белән, исәп-хисап аеның соңгы числосыннан да соңга калмыйча  (_________-исәп-хисап счетына) _____________(____________) суммада тигез түләүләр күләмендә (Шартнамәнең гамәлдә булу срогына карап, 2021-2022 елларда) түләнә.

Кичектерелгән аренда түләве түләүләрен исәпләү Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын кертү турында» 2020 елның 19 мартындагы 129 номерлы күрсәтмәсе белән билгеләнгән югары әзерлек режимының гамәлдә булуы туктатылганнан соң башкарыла һәм түләү графигы белән билгеләнә, ул арендалаучыга хатта (гаризада) күрсәтелгән адрес буенча җибәрелә.

Кичектерелгән аренда түләвенең күләме шартнамә буенча айлык аренда түләвенең яртысыннан артып китә алмый.

  1. Шартнамә буенча 2021-2022 елларда исәпләнергә тиешле  аренда түләве Арендалаучы    тарафыннан Шартнамәдә каралган срокларда аерым түләүләр буларак түләнә.
  2.  Арендалаучы кичектереп торылган аренда түләвенең калган өлешен теләсә кайсы вакытта ________________ бюджетына (_______ исәп-хисап счетына) кертергә яки  алдагы түләүләр өчен акча күчерергә хокуклы.
  3. Арендалаучы тарафыннан 2020 елның 19  мартыннан 2020 елның 1 октябренә кадәр аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын үтәмәү белән бәйле рәвештә, шул исәптән аренда шартнамәсендә каралган, чит акчалардан файдаланган өчен штрафлар, процентлар яки башка җаваплылык чаралары,  кичектерелеп тору сәбәпле кулланылмый.
  4. Шартнамәне вакытыннан алда өзгән очракта, Арендалаучы Арендага бирүчегә 2020 елда милекне фактта файдалану срогы өчен кичектерелгән аренда түләвен Шартнамә өзелгәннән соң биш календарь көн эчендә тулы күләмдә түли.
  5. Шартнамәнең башка шартлары үзгәрешсез кала.
  6. Әлеге өстәмә килешү бер үк юридик көчкә ия булган ____ нөсхәдә төзелде, аларның икесе Арендага бирүчедә кала.
  7. Әлеге өстәмә килешү Яклар кул куйганнан соң үз көченә керә һәм _________________ _____ номерлы Шартнамәнең аерылгысыз өлеше булып тора.

 

ЯКЛАРНЫҢ ИМЗАЛАРЫ:

___________________________                                   ____________________________

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 26.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International