Арча район Советы карары 20 май 2020 елның №328 "2020 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планын раслау турында"

2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ  номерлы «Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» Федераль закон, 2008 елның 22 июлендәге159-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт мөлкәте яки муниципаль мөлкәттә булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арендага ала торган күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон, Арча район Советы карары белән расланган «Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында» карары белән расланган (14.10.2011 ел, №74, 17.05.2012 ел, №342, 12.07.2016 ел, №61үзгәрешләр белән) 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы Нигезләмә нигезендә,  муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Кушымта итеп бирелгән 2020 елга муниципаль мөлкәтен Арча муниципаль районының хосусыйлаштыруның фараз планы (прогноз) турында карарын расларга.
2. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru).

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                 И.Г. Нуриев

 

Арча район Советының

                                                                                                              «__» _________ 2020 ел, №___ карары белән РАСЛАНГАН

 

 

2020 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планы

 

I кисәк. Мөлкәтне хосусыйлаштыру өлкәсендә төп юнәлешләр

 

2020 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның (алга таба – хосусыйлаштыру)  фараз планын тормышка ашыруның төп максаты-муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру.

2020 елда муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы «Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» Федераль закон, 2008 елның 22 июлендәге159-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арендага ала торган күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон, Арча район Советы карары белән рсланган «Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында» (14.10.2011 ел, №74, 17.05.2012 ел, №342, 12.07.2016 ел, №61 үзгәрешләр белән) 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы Нигезләмә, 2017 елның 22 июнендәге Татарстан Республикасы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм "Арча муниципаль районы" муниципаль берәмлеге арасында үзара хезмәттәшлек турындагы Килешү нигезендә гамәлгә ашырылачак.

  1.  2020 елда мөлкәтне хосусыйлаштыру бурычлары.

Чираттагы елда мөлкәтне хосусыйлаштыру бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

  • район икътисадында структур үзгәртеп коруларны дәвам итү;
  • муниципаль мөлкәт структурасын оптимальләштерү;

-   район икътисады тармагына инвестицияләр җәлеп итүне стимуллаштыру;

-   муниципаль мөлкәт объектларын хосусыйлаштыруның  иң югары бюджет нәтиҗәлелегенә ирешү;

-   кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү.

1.2 Хосусыйлаштыруның район икътисадына, шул исәптән икътисадның аерым бер тармакларына (идарә итү өлкәләре) йогынтысы фаразы.
           Гомумән алганда, 2020 елга Арча районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планында күрсәтелгән мөлкәт объектларын хосусыйлаштыру район икътисадына, шул исәптән икътисадның конкрет тармакларының (идарә итү өлкәләре) структур үзгәрешләренә йогынты ясамаячак.

1.3 Муниципаль мөлкәтне сатудан Арча муниципаль районы бюджетына кергән  керем фаразы.

Арча районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планы нигезендә 2020 елга 5 күчемсез мөлкәт объектын һәм 8 күчемле мөлкәт объектын хосусыйлаштыру күздә тотыла.

Арча муниципаль районы бюджетына муниципаль күчемсез һәм күчемле мөлкәт объектларын хосусыйлаштырудан планлаштырылган керемнәре 5 000 000 сумнан да ким булмаска тиеш.

 

II кисәк. Хосусыйлаштырылырга тиешле муниципаль мөлкәт

 

  1. 2019 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның Фараз планына кертелгән, хосусыйлаштырылмаган объектлар хосусыйлаштырылырга тиеш.
  2. 2020 елда хосусыйлаштыру планлаштырыла торган муниципаль мөлкәт объектлары Исемлегенә районның муниципаль милкендәге объектлар кертелгән.
  3. 2020 елда муниципаль унитар предприятиеләрне, муниципаль милектә булган акционерлык җәмгыятьләре акцияләрен хосусыйлаштыру планлаштырылмый.
  4. Хосусыйлаштыруның Фараз планы гамәлдә булу вакытында 2020 елда хосусыйлаштырылырга тиешле муниципаль мөлкәт исемлеге Арча муниципаль районы Советы карарлары нигезендә яңа күчемсез мөлкәт объектлары белән тулыландырылырга мөмкин.
  5. Арча муниципаль районы авыл муниципаль берәмлекләренең  җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү  буенча вәкаләтләренең бер өлешен «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлегенә  тапшыру турындагы 2019 елның 15 гыйнварындагы килешүләр нигезендә, хосусыйлаштыруның Фараз планына авыл җирлекләре милкендә булган күчемсез мөлкәт объектлары кертелергә мөмкин.

 

 

 

 

 

 

III кисәк. 2020 елда хосусыйлаштырылырга тиешле муниципаль мөлкәт Исемлеге

 

Мөлкәтнең исеме һәм

урнашу урыны

 

Тасвирламасы

Хосусыйлаштыруның фаразланган вакыты

  1. 9

Кушлавыч авылы, Тукай урамы, 62 нче йорт адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге белән китапханә бинасы

гомуми мәйданы 85,1 кв. м булган бер катлы йорт

ел дәвамында

  1. 1

Венета авылы, Үзәк урам, 13 нче йорт адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге белән административ бина

гомуми мәйданы 57,5 кв. м. булган бер катлы йорт.

ел дәвамында

  1. 1

Шурабаш авылы, Гагарин урамы, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге белән административ бина

гомуми мәйданы 230,5 кв. м булган бер катлы йорт

ел дәвамында

  1.  

Арча шәһәре, Совет мәйданы, 10 йорт адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге белән торак булмаган бина (РФ Үзәк банкы бинасы). (Объект мәдәни мирас объектлары реестрына кертелгән)

өч катлы, шул исәптән  1 каты җир астында, 461,7 кв. м гомуми мәйданлы йорт

ел дәвамында

  1.  

Сикертан авылы, Мәктәп урамы,  79 йорт адресы буенча урнашкан административ бина һәм җир кишәрлеге белән котельня бинасы

 

 

 

 

 

 

 

 бе белән

административ бина – бер катлы, гомуми мәйданы 120,1 кв.м.;  котельня бинасы –бер катлы, гомуми  мәйданы 16,1 кв.м

ел дәвамында

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  1. 1

ГАЗ-322121 маркалы автомобиль

чыгарылыш елы 2008,  төсе сары

ел дәвамында

  1.  

ГАЗ-32213 маркалы автомобиль

 чыгарылыш елы 2007,  төсе сары

ел дәвамында

  1.  

Lada 211440 маркалы автомобиль

 чыгарылыш елы 2011,  төсе урта соры-яшел

ел дәвамында

  1.  

КАВЗ 397653

 чыгарылыш елы 2005,  төсе алтынсу-сары

ел дәвамында

  1.  

FIAT 178CYN1A ALBEA маркалы автомобиль, теркәү билгесе Х982ВО 116 rus

 

 чыгарылыш елы 2011,  төсе ак

ел дәвамында

  1.  

HYUNDAY SONATA маркалы автомобиль, теркәү билгесе а594вм 716 rus

 чыгарылыш елы 2009,  төсе кара

ел дәвамында

  1. F

FIAT 178CYN1A ALBEA, теркәү билгесе

 Р 444 ОС

чыгарылыш елы 2011,  төсе соры хроно

ел дәвамында

  1.  

FIAT 178CYN1A ALBEA, теркәлү билгесе Р 442 т

чыгарылыш елы 2011, төсе ак

ел дәвамында

 

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 24.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International