Карар 16.10.2020 №14 "Арча район Советы каршында Яшьләр парламенты оештыру турында"

Арча муниципаль районы Советы эшчәнлегенә ярдәм итү максатыннан, яшьләр хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен законнар белән җайга салу, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, яшьләр өчен закон чыгару эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерүдә шартлар тудыру, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең закон чыгару органнары каршындагы Иҗтимагый яшьләр парламентларын формалаштыру турында" 2014 елның 27 декабрендәге ПР-344 номерлы коллегиясе утырышы беркетмәсе нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1.Арча район Советы каршында Яшьләр парламентын төзергә һәмКушымта нигезендә Арча район Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында Нигезләмәне расларга.

2. Арча район Советының2015 елның 26 февралендәге 321 номерлы "Арча муниципаль районы Советы каршында Яшьләр парламенты төзү турында" карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының социаль мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                     И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 43.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International