Арча район Советы карары 02.02.21 №41 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле авыл җирлегенең Генераль планын раслау турында"

“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясындагы 3, 4 өлешләре, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 24-25 статьялары нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле авыл җирлегенең Генераль планын расларга (карта һәм текстлы нигезләү кушымта итеп бирелә).

2. Әлеге карарны хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru), “Арча хәбәрләре” газетасында бастырып чыгарырга һәм  “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан (игълан ителгән) көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                 И.Г. Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 80.4 Кб

Приложения:
docx
Кушымта
DOCX,
docx
Кушымта 2
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International