Арча район Советы карары 20.04.21 №54 "Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (01.02.2019 № 220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 № 286, 05.02.2020 № 302, 29.07.2020 № 345, 11.12.2020 № 33 үзгәрешләр белән)"

“Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2020 елның 31 июлендәге 268-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә (01.02.2019 № 220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 № 286, 05.02.2020 № 302, 29.07.2020 № 345, 11.12.2020 № 33 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1) 10 бүлекнең 10.4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«10.4. Җирле үзидарә органы, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппараты җитәкчесе, әлеге  муниципаль хезмәткәрнең урынбасары булган муниципаль хезмәткәр,  мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау максатыннан, әлеге җирле үзидарә органының сайланулы профсоюз органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында алар тиешле вазыйфаны биләгән чорда муниципаль хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен чагылдыра алмыйлар.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Муниципаль район башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                   И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 22.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International