«Цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы Федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру чаралары турында» Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 10 декабрендәге 778 номерлы Указы нигезендә Арча район Советы карар бирде:
1. Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазифаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында, шулай ук Арча муниципаль районындагы муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү хакында» 2014 елның 17 октябрендәге 298 номерлы карарына (2016 елның 19 февралендәге 30 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
6 пунктның 1.1 пунктындагы «в» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«в) үзенең чыгымнары, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары җир кишәрлеге, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләре, акцияләре (оешмаларның устав (тупланма) капиталларындагы катнашу өлешләре, пайлар) цифрлы финанс активлары, хисап чорында цифрлы валюта (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) сатып алу һәр алыш-биреш буенча чыгымнары турында белешмәләр, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы әлеге затның һәм аның хатынының (иренең) алыш-биреш башкарылганчы соңгы өч елдагы гомуми кеременнән һәм алыш-биреш башкарылган акчаларны алу чыганакларыннан артып китсә.».
1.2. 13 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Муниципаль хезмәткәрнең, аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында белешмәләр, шулай ук җир кишәрлеге, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр (оешмаларның устав (тупланма) капиталларындагы катнашу өлешләре, пайлар), цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта турында белешмәләр, әгәр муниципаль хезмәт вазифасын биләүче затның һәм аның хатынының (иренең) алыш-биреш суммасы алыш-биреш кылуга кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артса, алыш-биреш башкарылырга тиешле акчаларны алу чыганаклары турында белешмәләр законнарда билгеләнгән тәртиптә «Интернет» челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырыла.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы, И.Г. Нуриев
район Советы рәисе