Карар 28.04.2022 № 132 "2021 елда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:

 

1. 2021 елда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны керемнәр буенча 1 510 783,1 мең сум күләмендә һәм чыгымнар буенча 1 524 986,7 мең сум күләмендә, чыгымнарның 14 203,6 мең сум күләмендә керемнәрдән артуын түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

1)  бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә;

2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнары әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә;

3)  бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;

4) бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                        И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 33.0 Кб

Приложения:
docx
Кушымта 1
DOCX,
docx
Кушымта 2
DOCX,
docx
Кушымта 3
DOCX,
docx
Кушымта 4
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International